Быел 12 федераль программа буенча 105 объект төзеләчәк

Хәзерге вакытта Татарстанда 407 мең квадрат метр торак төзелгән. Иң зур эш социаль ипотека программасы буенча торак төзү юнәлешендә башкарылган. Февраль уртасына әлеге программа буенча 70 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, коммерцияле торак тармагында гомуми мәйданы 108,4 мең квадрат метр булган 27 күпфатирлы торак йорт кулланылышка тапшырылган. «Аерым төркем кешеләрне торак белән тәэмин итү программалары буенча да эш алып барыла. Быел 4 программа буенча фатир алучылар исемлегенә 677 гаилә кертелгән. Шуларның 600е – ятимнәр», – дип сөйләде Марат Айзатуллин. Министр быел 12 федераль программа буенча 105 объект төзү һәм төзекләндерү планлаштырылганын да искәртте.

Быел табигатьне саклау юнәлешендә, мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында да саллы эшләр планлаштырылган. Аерым алганда, «Чиста су» федераль проекты кысасында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзергә җыеналар. Тукай районында исә 100 урынга исәпләнгән мәктәп салырга ниятлиләр. Апас, Баулы районындагы ике мәктәпнең спорт заллары төзекләндереләчәк. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча республикада 29 фельдшер-акушерлык пункты төзергә җыеналар. Моннан тыш 20 район үзәк хастаханәсе бинасында төзекләндерү эшләре башланачак. Ел дәвамында республиканың 66 гомумбелем бирү оешмасын да шундый ук үзгәрешләр көтә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү чаралары исемлегенә 16 объект буенча эшләр кертелгән. Аның кысасында 5 инженер челтәре объектын яңарту, 3 белем бирү оешмасы төзү, бер авыл мәдәният йортын төзекләндерү, торак төзелеше өчен 7 мәйданчык әзерләү күздә тотыла», – дип сөйләде Марат Айзатуллин.

 


Фикер өстәү