Рөстәм Миңнеханов: «Түбән Камадан китәчәкләр, чөнки сездә сәләтле кешеләр күп. Иң мөһиме – күпләп китү булмасын»

Көндәлектә кулланган әйберләрнең барысының да чишмә башы Түбән Камадан икән. Бензин, киемсалым, көнкүреш техникасы, дисеңме. Түбән Кама район һәм шәһәр Советларының 2021 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин һәммәсенә шул хакта искә төшерде. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Шәһәр нинди хыяллар белән яши, Түбән Каманың «акыллы баш»лары каладан ник китә дә, юлны кардан чистарту өчен кемне көтәргә кирәк? Утырышта ирешкән уңышларга сөенделәр һәм борчыган урыннарга төртеп күрсәттеләр.

Рамил Муллин әйтүенчә, узган ел Түбән Кама өчен сынау елы булды. Чире-коронавирусы да бетмәде, икътисадны да күтәрү кирәк.

– 2021 ел шәхсән минем өчен дә үзенчәлекле булды. Җитәкчелекнең ышанычы мине кабат Түбән Камага кайтарды. Яңа команда белән алдыбызда торган бурычларга җавап бирүнең әһәмиятен тоеп эшлибез, – дип, ул Татарстан җитәкчесе һәм элеккеге башлык Айдар Метшинга рәхмәтен җиткерде.

Түбән Кама икътисадының нигезен нефть-химия, нефть эшкәртү, энергетика, кече һәм урта бизнес тармаклары тотып тора. Шәһәр өчен узган елның уңышлы-уңышсыз булуын шул юнәлешләрдәге саннарга карап чамаларга буладыр.

Әйтик, «Татнефть» компаниясе уңышлары белән сөендергән, берничә инвестиция проектын гамәлгә ашырган. «ТАИФ-НК»да авыр калдыкларны эшкәртү комплексы файдалануга тапшырылды. Тагын бер мөһим вакыйга – Түбән Камадагы зур предприятиеләрнең «Сибур»га кушылуы. Сүз уңаеннан, Түбән Кама «Нефтехим» җәмгыяте былтыр 2,7 млн тонналык продукция җитештергән. Бу – предприятие өчен рекордлы сан. Узган ел республика бюджетына компания эшчәнлегеннән 11,4 млрд сум акча кергән.

Кече һәм урта бизнестан килгән керем дә мактанырлык. Узган елгы товар әйләнеше 54 млрд сумны тәшкил иткән.

– Бездә ике индустриаль һәм бер сәнәгать паркы бар. Монда инвесторларга барлык шартлар тудырылган. 21 компания ТОСЭР резиденты булды. Быел тагын җиде резидент җәлеп итәргә ниятлибез, – ди Рамил Муллин.

Мәшәкатьләр дә җитәрлек. Әйтик, авырткан җир булып сәламәтлек саклау тармагы кала. Рамил Муллин сүзләренчә, сырхауханәләрдә табиблар белән тәэмин ителеш 45,8 процентны тәшкил итә. Кадрларга ихтыяҗ булачак әле, ди ул, чөнки быел Түбән Камада Ашыгыч медицина үзәген кулланышка тапшыру күздә тотыла.

Шәһәрнең төп байлыгы – аның кешеләре. Рамил Муллин чыгышында аларга да рәхмәтен әйтте.

– Спорт киеме, мебель, көнкүреш техникасы, автомобиль панельләренең, су эчә торган стаканнарның нәрсәдән ясалуы турында еш уйланмабызмы? Болар барысы да Түбән Кама полистиролыннан ясала. «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» бензинын кулланабыз, Түбән Кама шиннарын сатып алабыз. Сагызда да безнең каучук! Боларны җитештерүчеләр дә – безнекеләр, Түбән Кама кешеләре. Бу – безнең байлыгыбыз, – диде башлык.

Матди булмаган байлыкны югалту куркынычы да бар. Түбән Кама шәһәр Советының утырышта катнашкан иң яшь депутаты Алия Миңнуллина, инфраструктура объектлары булмау сәбәпле, яшьләрнең һәм сәләтлеләрнең шәһәрдән китүенә зарланды. Татарстан Президенты исә моның табигый күренеш булуына ишарәләде. Моны бина төзеп, үзәк ачып кына да хәл итеп булмый.

– Яшьләр читкә китә. Шундый ук бәла Әлмәт, Чаллыда да.  Җитди карарлар кабул итмәсәк, бу дәвам итәчәк. Бу эш комплекслы якын килүне таләп итә. Түбән Камадан китәчәкләр, чөнки сездә сәләтле кешеләр күп. Аларга бит үсәргә кирәк. Илсур Метшин (Казан мэры. – Ред.) да китте бит. Иң мөһиме – күпләп китү булмасын, – диде республика җитәкчесе.

Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың Татарстан үсешенә керткән өлеше зур булуын ассызыклады. Шелтә дә белдерде. Баксаң, Түбән Каманың 12 меңләп кешесе МРОТ күләменнән дә азрак хезмәт хакы ала икән.

– Хезмәт хакы буенча сез республикада өченче урында торасыз. Әмма III квартал нәтиҗәләре буенча районның 60 предприятиесе минималь хезмәт хакыннан да кимрәк түли. 12 меңгә якын кеше түбән керем ала. Сәбәпләрен ачыкларга кирәк, – диде Президент.

Республика җитәкчесе торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә хәл итәсе мәсьәләләр күплеген әйтте. Халыкның урам-юлларны чиста тоту буенча зарлары да күп. Алар урынлы, дип саный Президент.

– Мин килгәч, юлларны чистарткансыздыр инде. Менә миннән дә файда бар икән бит! – диде Президент, уенын-чынын бергә кушып. – Халык мондый уңайсызлыкны тоярга тиеш түгел.

Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов районның социаль-икътисадый үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Президент 5 еллык социаль-икътисадый үсеш программасын эшләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, программага бизнес-структуралар да җәлеп ителергә тиеш, чөнки шәһәр эре сәнәгать предприятиеләрен хезмәт ресурслары белән тәэмин итә.

Бу көнне Түбән Камада күпфункцияле үзәк тә ачылды. Ул шәһәрдәге бер сәүдә үзәгенең бишенче катында урнашкан. Сүз уңаеннан, бу – Татарстанда ачылган күпфункцияле үзәкләрнең 61нчесе. 2015 елдан башлап, алар 28,7 млн хезмәт күрсәткән, шуларның 6,9 миллионы 2021 елга туры килә.

Күпфункцияле үзәктә документларны кабул итү-бирү буенча 11 бүлек эшли, мөрәҗәгать итүчеләргә көн саен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең 260лап төреннән файдалану мөмкин. Көн саен 200гә якын кешене кабул итәргә әзерләр.

 

 


Фикер өстәү