Диния нәзарәте мөселманнарны Изге Валентин көнен бәйрәм итмәскә өнди

Дин белгече әйтүенчә, бу бәйрәм ирекле мәхәббәтне пропагандалый.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте баш белгече Әхмәд Әбү Яхья белдергәнчә, мөселманнарга Изге Валентин көнен бәйрәм итү килешми. Ул ислам динендә ике бәйрәмнең – Корбан һәм Ураза бәйрәмнәренең генә булуын әйткән.
Белгеч сүзләренә караганда, мөселманнар башка диннәрне ихтирам итә, әмма аларның дини бәйрәмнәрен билгеләп үтүдә катнашмый. Шуңа күрә Яхья дөньяви бәйрәмнәрнең эчтәлеген өйрәнергә, истәлекле тарихи даталарга, дәүләт өчен мөһим вакыйгаларга бәйле бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә чакырган.
Аның фикеренчә, әлеге бәйрәмнең тамырлары тәңречелеккә барып тоташа һәм ул ирекле мәхәббәтне пропагандалый. Ә бу ислам диненә каршы килә.
– Хәләл җефетегезгә ничек яратуыгызны читтән килеп кергән бәйрәмдә – елына бер тапкыр түгел, ә һәр көн саен белдерергә кирәк, – дип йомгаклаган сүзен белгеч.


Фикер өстәү