Кәшәкәле дуслык. Казанда дин әһелләре бозда очрашачак

17-20 февральдә Казанда «Дуслык кубогы» икенче Бөтенроссия хоккей турниры узачак. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе оештырган үзенчәлекле ярышта Казан, Санкт-Петербург, Севастополь, Североморск, Салават һәм Кузнецк командалары чыгыш ясаячак.

Беренче турнир узган ел булган иде. Ярышның оештыручылары билгеләп үткәнчә, турнир төрле дин вәкилләре арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

– Беренче турнир үз рухына һәм исеменә туры килгән, игелекле, әһәмиятле булыр дип үзебез дә көтмәгән идек. Әлеге турнир безнең күпмилләтле республикабызның барлык дин вәкилләрен берләштерергә һәм традициягә әверелергә тиеш дип уйлыйбыз, – диде Татарстан Хоккей федерациясенең вице-президенты Андрей Рябов журналистлар белән очрашуда.

Турнирда барлыгы 10 команда катнашачак. Уенчылар арасында хәзрәтләр, руханилар, шулай ук Татарстанның Югары Суды, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты һәм башка ведомстволар вәкилләре командалары булачак. Турнир Казанның Боз сараенда һәм «Триумф» аренасында узачак.
Тамашачыларны кызыклы мәдәни программа көтә: мастер-класслар, күргәзмәләр, интерактив программа, артистлар чыгышы, фигуралы шуу буенча Татарстан җыелма командасыннан тамаша һ.б. Иң яшь җанатарлар өчен күңелле конкурслар, уеннар һәм башка күңел ачу чаралары оештырылачак. Шулай ук турнир башланыр алдыннар ике күргәзмә матчы үткәреләчәк. Раифа тәрбия учреждениесе бозында “Руханилар җыелма командасы” һәм “Төнге хоккей лигасы җыелма командасы” командалары очрашачак, ә Яшел Үзәннең “Ледокол” боз сараенда “Ак Барс” ветераннары һәм Яшел Үзән районы җыелма командасы уйнаячак.

– Хәзерге вакытта безнең команда православие руханиларыннан, гимназиябездә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарыннан, шулай ук безнең җәмәгатьчелеккә караган башка кешеләрдән тора. Без мөселманнар белән уйныйбыз, аларга каршы түгел. Чынлыкта бу бик мөһим ярыш. Бозда очрашкан командалар безнең дусларыбызга әверелде, – дип сөйләде “Добрыня” хоккей командасы капитаны, протоиерей Алексей Чубаков.

“Дин Ислам” мәчете имамы, “Миллениум” командасы уенчысы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин фикеренчә дә, әлеге турнир бердәмлек, дуслык рухын тәрбияли.

Бөтенроссия хоккей турнирына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да көтәләр. Шулай ук, чараның кунаклары арасында Олимпия һәм дөнья чемпионнары һәм күп кенә танылган хоккейчылар булуы көтелә.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү