Татарстанда Корбан бәйрәме нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте узып киткән Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды. Югары дәрәҗәге әзерлек һәм оештыру нәтиҗәсендә, олуг бәйрәм мөселманнарга гына түгел, республиканың барлык күпмилләтле халкына да чын шатлык бүләк итте. Шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә – Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга – милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023нче елда республикабызда Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе биргән мәгълүматлар буенча, корбан чалу гамәлен башкару өчен 58 махсус мәйданчык, шул исәптән Казанда 18 мәйданчык оештырылды. Корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үтте. Корбан бәйрәме көннәрендә биологик калдыклар эшкәртелеп урнаштырылды.

Татарстан Республикасында махсус оештырылган 58 урында, Казанны да кертеп, барлыгы 13 806 баш мал чалынды. Казанның үзендә 18 корбан чалу урынында 5812 баш хайван корбанга чалынды.

Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында алдынгы булып Яр Чаллы мөхтәсибәте тора: биредә 1495 сарык корбанга чалынды. Аннан соң Лаеш (1360), Яшел үзән (1009), Лениногорски (920) мөхтәсибәтләре килә. Казанда иң күп мал чалган урыннар булып “Казан нуры” (2553 сарык), “Рамазан” (423 сарык) һәм “Ризван” (400 сарык) мәчетләре тора.

Болардан тыш, Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды социаль акция кысаларында халыкның мохтаҗ катламнарына тарату өчен 255 сарык һәм 3 сыер чалды. Шулай итеп, быел Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга һәм социаль проектларга 4 тоннадан артык корбан ите таратты. Корбан бәйрәме көннәрендә 500 мохтаҗ – аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә 1,5 тонна корбан ите өләшенде; 300 кг ит Татарстанның 4 социаль учреждениесенә, Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына, Татарстандагы инвалид балалар ата-аналарының “Забота” төбәк иҗтимагый оешмасына, “Мамы Казани” хәйрия фондына, диабет үзәгенә тапшырылды. Итнең калган өлешен «Зәкят» фонды суыткычларга саклауга куйды һәм ел дәвамында йорт-җирсез, аз керемле, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башка мохтаҗлар кешеләр өчен хәйрия ашлары әзерләүдә кулланырга ниятли.

Татарстан буенча махсус урыннарда 2022 елда – 13 646, 2021 елда – 15 243, 2020 елда – 7827, 2019 елда – 11 560, 2018 елда 10 950 баш мал чалынды. Шул исәптән, Казан буенча махсус урыннарда 2021 елда – 5883, 2020 елда – 5367, 2019 елда – 6444, 2018 елда 6320 баш мал чалынды.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!


Фикер өстәү