Көрәшчеләрне Югары Кыерлы Сабан туена көтәләр

Мамадыш районының Югары Кыерлы (Верхний Берсут) Сабан туенда көрәштә баш батырга квадроцикл (350 мең сумлык) һәм тәкә бүләк итәчәкләр. Көрәш өч үлчәү категориясендә оештырыла: 60 кг кадәр, 60-85 кг һәм 85 кг югары. Һәр категориядә беренче урын алучыга – 40 000, икенче урынга – 25 000, өченче урынга 15 000 сум акчалата бүләк каралган.

Сабантуй 8 июль көнне уза. Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана.
Көн дәвамында мәйданда төркеме белән Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү