Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы 90 процентка үтәлгән

Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы 90 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 465 күпфатирлы йортта эш дәвам итә. Хәзерге көндә программа буенча 261 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

Министр урынбасары Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш эшләренә бәйле башка мәгълүмат белән дә таныштырды. Әйтик, 43 мәктәптә ремонт буенча эшләр үтәлеше 91 процентны тәшкил итә. Подрядчылар 36 объектта эшләрне дәвам иттерә. 7 балалар бакчасы буенча эшләр 86 процентка башкарылган. Мәктәпләрдәге азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысасында 143 объект буенча эшләр төгәлләнеп килә. 4 урта һөнәри белем бирү оешмасының тулай торагында да төзекләндерү эшләре 88 процентка башкарылган.

Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысасында 149 объект яңартыла. Ниятләнгән эшләрнең 96 проценты инде үтәлгән.

44 мәдәният объектын төзекләндерү бара, шуларның 34е – авыл мәдәният йортлары.


Фикер өстәү