Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара парламентаризм көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара парламентаризм көне белән котлады. Котлау тексты Татарстан Дәүләт Советы сайтында чыкты.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Хезмәттәшләр – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары!

Сезне чын күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм! Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булган бу көн парламент дипломатиясенең һәм парламентара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ачык күрсәтә. Ул нәкъ менә Россия башлангычы белән гамәлгә куелды.

Бүгенге глобаль каршылык, туып килүче күпполярлы яшәеш шартларында мондый хезмәттәшлек уртак карашлар табуның, дәүләтләр мәнфәгатьләрен килештерүнең, гражданнар һәм читтә яшәүче ватандашлар хокукларын яклауның нәтиҗәле чарасы булып тора. Ул «Россия – Ислам дөньясы: Казан Форумы-2023» XIV Халыкара икътисади форумында, бигрәк тә, аның парламентара өлешендә чагылыш тапты. Җыенның бу өлешенең максатлары – икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү, норматив базаны туры китерү юлларын карау, сайлаучыларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән килешүләрне парламент тарафыннан тикшереп тору.

Шушы максатларга ирешүгә саллы өлешне быел үзенең утыз еллык юбилеен билгеләп үтүче илебезнең парламент системасы – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе, шулай ук төбәкләрдәге закон чыгаручылар һәм муниципаль вәкиллекле органнар да кертә. Нәкъ менә алар төрле дәрәҗәдә җәмгыятьнең хокукый нигезен булдыруда, территорияләр үсешенең стратегиясен һәм юнәлешләрен билгеләүдә, Россия Федерациясенең Тышкы сәясәте концепциясе нигезендә чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә гаять зур роль уйный.

Хәзерге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы нормалар чыгаруда бай һәм уникаль тәҗрибәгә ия, ул төбәкләрдәге хезмәттәшләребезгә һәм федераль үзәккә дә бик кирәк. Гавами хакимиятнең нәтиҗәлелеген арттыруга, инновацион үсешкә һәм икътисадның конкурентлык сәләтен тәэмин итүгә, илебез товар җитештерүчесен яклауга һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән йөзләрчә законнар кабул ителде.

Гражданнарның социаль яклануын арттыруга, рухи яңарышка һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүгә йөз тоткан программаларны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Республика парламентының гамәлдәге парламентара килешүләр кысаларында чит ил партнерлары белән эшләве ышаныч һәм үзара аңлашу мохитен ныгытуга, төбәк дипломатиясенең куәтен ачып бирүгә, закон чыгару эшчәнлегенең рәвешләрен һәм механизмнарын камилләштерүгә ярдәм итә.

Хөрмәтле татарстанлылар! Халыкара парламентаризм көне – вәкиллекле халык хакимияте һәм көчле закон чыгару хакимияте идеяләренең тарафдарлары бәйрәме. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, актив гражданнар булуыгызны һәм эшләрегездә яңадан-яңа казанышлар телим! Ә депутат хезмәттәшләремә парламент эшчәнлегендә уңышлар, чөнки күпмилләтле Татарстанның, бөтен Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге күп очракта аларның эш нәтиҗәлелегенә һәм җаваплылыгына бәйле», диелә котлауда.

 


Фикер өстәү