Полиция хезмәткәрләре Уфаның электроника кибетеннән уенчык пистолет ярдәмендә биш миллион сум акча урлаган дүрт кешене тоткарлаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк Telegram-каналда шулай дип белдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Полиция хезмәткәрләре Уфада һәм Казанда дүрт кешене тоткарлады. Аларның икесе җинаятьтә турыдан-туры катнашкан, өченчесе машина йөртүче ролен үтәгән. Тагын берсе – кибетнең элеккеге хезмәткәре, якынча мәгълүматлар буенча, ул иптәшләренә акчаның кайда саклануын әйткән», — диде Волк.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, өч гаепләнүчене сак астына алганнар, берсен шәһәрдән китмәскә кушып җибәргәннәр.