Улы Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган ананың акчасын урлаган мошенниклар тоткарланган

Казанда улы Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган ананың акчасын, шул исәптән якынының үлүе сәбәпле дәүләт биргән пособиеләрен урлауда шикләнелүче дүрт телефон мошеннигы тоткарланган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Ирина Волк белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Аның әйтүенчә, мошенниклар бу ханымга май аенда шалтыратып, үзләрен Россия Банкы хезмәткәрләре буларак таныштырган. Хәсрәт утындагы ана, аферистлар сүзенә ышанып, берничә көн рәттән счетындагы акчасын шуларга күчергән.

Шул рәвешле ул 12,7 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. Бу суммага һәлак булган улы өчен түләүләр, ханымның үзенең саклык акчасы, шулай ук кредит акчасы кергән.

Ханым берникадәр вакыттан соң гына мошенниклар корбанына әйлүнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Волк сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләре Казанда 20-22 яшьлек дүрт кешене тоткарлаган. Якын араларда тикшерүче аларга карата җәза чарасын сайлап алу турында судка үтенечнамә белән мөрәҗәгать итәчәк.

Сүз уңаеннан, Үзәк банк 1 октябрьдән банк клиентларының, мошенниклардан саклану өчен, онлайн-операцияләрне чикли алачагын белдерде.


Фикер өстәү