Лаеш районы авыл җирлекләрендәге чүп-чар өелгән контейнер мәйданчыкларын җыештыруга 10 көн биргәннәр

Татарстанның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районы буенча рейдка чыктылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән чүп-чар өелгән контейнер мәйданчыклары турында күп санлы шикаятьләр килеп тора.

Шул уңайдан инспекторлар 12 авыл җирлеге башлыкларына кисәтү җибәргән инде. Әмма шуңа да карамастан, Сокуры, Макаровка, Никольское, Егорьево, Столбище һәм Олы Кабан авыл җирлекләре янында зур чүплекләр барлыкка килде. Экология инспекторлары аларны үз күзләре белән күреп кайтты. Әлегә аларга чүптән котылыр өчен 10 көн вакыт бирелде. Яңвадан чүп өемнәре табыла икән, бу очракта рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетерергә мәҗбүр итү турында судка дәгъва гаризасы җибәреләчәк.


Фикер өстәү