Татарстанда дус-ишләре һәм туганнарының банк карталарыннан акча урлаучылар арткан

 Дүрт кеше Яңа Чишмә, Чистай, Әгерҗе һәм Чаллы районнарында яшәүчеләрне акчасыннан мәхрүм иткән.

Татарстанның полиция хезмәткәрләре банк карталарыннан акча урлауда шикләнелүче дүрт кешене тоткарлаган. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, алар туганнары, шулай ук танышларының кесәсенә кергән.

Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре башта онлайн-банк аша танышы исеменә кредит рәсмиләштергән, шуннан 95 мең сум акчасын урлаган 30 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Угры танышының онлайн-банкындагы шәхси кабинетына керү юлын белгән.

Чистайда яшәүче 40 яшьлек ханым да танышының шәхси кабинетына керү мөмкинлеген тапкан. Монысы якын дустының 239 500 сум акчасын үзенең банк картасына күчереп куйган. Чаллыда яшәүче 28 яшьлек ир-ат исә туганын 6300 сум акчасыннан мәхрүм иткән.

Әгерҗедә полиция хезмәткәрләре Башкортстанда яшәүче 26 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Ханым үзенең җанашында кунакта булганда, ирнең шәхси кабинетына кереп, 32 500 сум акчасыннан коры калдырган.

Әлеге очракларның һәркайсы буенча “урлау” статьясы нигезендә җинаятьләре кузгатылган.


Фикер өстәү