Путин коронавирустан прививка ясатачак

Россия Президенты Владимир Путин сишәмбе, 23 март көнне, коронавирустан прививка ясатырга ниятләвен белдергән. “Вакцинация – һәр кешенең шәхси эше, шәхси карары. Сүз уңаеннан, үземнең дә иртәгә прививка ясатырга җыенуымны әйтеп үтим”, – дигән ул коронавирустан вакцина җитештерүне арттыруга багышланган киңәшмәдә.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков соңрак хәбәр иткәнчә, Путин  Россиядә җитештерелгән өч вакцина арасыннан берсен сайлаячак. Шул ук вакытта ул Президентның кайсы препаратка өстенлек бирәсен әйтмәгән. “Өч вакцинаның берсе булачак, – дигән Кремль вәкиле, тиешле сорауга җавап биреп. – Аларның барысы да – ышанычлы һәм әйбәт”.

Президентның матбугат секретаре Путинның коронавирустан прививка ясатуын, кайбер башка илләрдәге сәясәтчеләрнекеннән аермалы буларак, бөтен халык алдындагы чара булып тормаячагын искәрткән.


Фикер өстәү