Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан солдатларына гуманитар йөк җыя

Мөфтият якын арада махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар йөк алып барырга ниятли. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр мөфтият вәкилләре Луганск өлкәсе юнәлешендәге хәрби частьләрнең берсенә ике тапкыр командировкага барып кайткан иде. Әлеге бүлекнең 90 процентын Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык бистәсе районнары һәм Казаннан килгән Татарстан солдатлары тәшкил итә, алар арасында 50 кеше – дин нигезләрен үтәүче мөселманнар. Татарстан мөфтияте делегациясе йөкләрне турыдан-туры солдатларның үз кулларына тапшырган. Соңгы сәфәр изге Рамазан аенда булган иде, ә хәзер солдатларга кирәк-яраклардан торган гуманитар йөк илтеп тапшыру ниятләнә.

Татарстан мөфтияте барлык битараф булмаган кешеләрне хәрбиләргә кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыюга кушылырга чакыра. Аларга түбәндәге әйберләр кирәк: рация, «повер-банк», зарядка җыю җайланмалары, дарулар, бинтлар, оекбашлар һәм эчке киемнәр, хәләл тушенкалар, коры паек һәм башка азык-төлек.

Һәр кеше татарстанлыларга ярдәм итү өчен үз өлешен кертә ала. Акчаны Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды җыя.Акча җибәрү өчен реквизитлар Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

 


Фикер өстәү