Юрист 2024 елда ялны кайчан алсаң отышлырак булуы турында сөйләгән

SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалин «Российская газета»га 2024 елда ял көннәре һәм отпусктан ничек яхшырак файдаланырга икәнлеге турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Элегрәк Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елда ял көннәрен күчерү турында карар проектын бастырып чыгарган иде. Әгәр РФ Хөкүмәте карары шушы рәвештә кабул ителәчәген исәпкә алсак, инде хәзер үк 2024 елда кайсы айларның отпускны файдалану өчен аеруча файдалы булачагын билгеләргә мөмкин.

Хезмәткәрләргә ялны июль аенда алган очракта иң зур отпуск акчасы түләнәчәк, октябрь һәм август айларында исә аның күләме азрак булачак. Бу айларда эш көннәре күбрәк, ә бәясе арзан, чөнки оклад айдагы эш көннәре санына карап бүленә. Димәк, бу айларда ял итү эшләүгә караганда файдалырак булып чыга. Иң файдасыз айлар: гыйнвар һәм июнь. Алга таба исемлекне февраль, март һәм май дәвам итә. Айда эш көннәре никадәр азрак булса, отпуск алуның да файдасы шулкадәр кимрәк.

Күп кенә россиялеләр озын ял көннәрен озайту мөмкинлеген куллана. 2024 елдагы май бәйрәмнәре ял көннәрен озайту өчен иң отышлысы. Әгәр 2 һәм 3 майда өстәмә ял көннәре алсаң, 7 көн (29 апрельдән 5 майга кадәр) ял итәргә мөмкин. Яки 6, 7 һәм 8 майда яллар алсаң, 9 көн (4-12 май) ял итеп булачак. Әгәр барысын да берләштерсәң, ялның гомуми озынлыгы 14 көн тәшкил итәргә мөмкин.

 


Фикер өстәү