Укыган меңне егар. «ВТ» хәбәрчесе вузлардагы вазгыятьне белеште

20 июньдә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Быелгы абитуриентлар укырга кая керергә җыена? Киләчәктә нинди һөнәр сайлаганнар отачак? Түләүле бүлекләрдә бәяләр тешләшмиме? «ВТ» хәбәрчесе вузлардагы вазгыятьне белеште.

Кемгә – кирәк, кемгә – юк

Соңгы вакытта яшьләрдән: «Нигә кирәк инде бу югары белем? Техникум тәмамлап та эшкә урнашып була бит», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әти-әниләр дә ул-кызларын, элеккеге кебек, соңгы үгезен суеп яки әҗәткә акча җыеп укыту яклы түгел. Балага һөнәрне көчләп тагарга ярамаганлыгын аңлый башладылар, ахры. Дипломның сандык төбендә саргаеп ятуы кемгә кирәк? Абитуриентлар да бер-берсенә ияреп, юрист, икътисадчы, укытучы булырга теләми. Техникум, көллиятләрдә һөнәр үзләштереп эшләү ягында алар хәзер. Әйтик, республикада 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы урта һөнәри белем бирү йортларына китә. Әмма бу әле югары белемнең кыйммәте кимеде дигән сүз түгел икән. Һәрхәлдә, вузларда шулай дип аңлаттылар.

«Зарплата.ру» тикшеренү үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, илдә чыгарылыш укучыларының 76 проценты – югары белем, калганнары урта махсус белем алырга җыена. Респондентларның 14–15 проценты IT һәм медицина юнәлешләрен иң популяр дип саный. Шулай ук замана таләп иткән иң кирәкле белгечлекләр исәбенә юриспруденция, мәгариф (10 проценты), дәүләт хезмәте (8), хезмәт күрсәтү, финанс өлкәсен (6) керткәннәр. Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, сәнәгать, маркетинг һәм PR, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белән кызыксыну әллә ни зур түгел.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында да, югары белемгә карата кызыксыну кимемәде, диделәр. Моны вузларга бүлеп бирелә торган бюджет урыннарыннан да күрергә мөмкин. Әйтик, быел республиканың югары уку йортларында шундый 20844 урын бар. Мәктәпне тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучыларының саны исә 14 меңнән артык. Җитәрлекме, түгелме икәнлеген шуннан чамалагыз инде. Быел инженер-техник, педагогика юнәлешләренә бюджет урыннары күбрәк бирелгән.

Вузларда кызумы?

КФУда абитуриентлар агымын 1–10 июльдә көтәләр. Уку йортының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Александр Бибик әйтүенчә, әлегә урта һөнәри уку йортларын һәм алдагы елларда мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар гариза тапшыра. Арада быел аттестатны иртәрәк алучылар да бар. Кемнәрнеңдер әле имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел. Хәзерге вакытта бакалавриат һәм магистратурага көндезге бүлеккә 21 мең гариза кабул иткәннәр. Шуларның 13 меңе – түләүле бүлеккә. Барлыгы 7300дән артык бюджет урыны бар.

– Абитуриентларның 86 проценты документларын онлайн тапшыра, – ди Александр Бибик. – Югары белем алуга карата яшьләрнең кызыксынуы кимемәде. Техникум, көллият тәмамлаган егет-кызлар укуын вузда дәвам итәргә тырыша. Бәйгеләр югары. Узган ел бары инженер белгечлегенә барырга теләүчеләр генә азрак булды. Бу кайбер укучыларның физикадан БДИ сайламавына бәйле иде. Быел чыгарылыш укучылары арасында әлеге фәнне тапшыручылар күбрәк. Бюджет бүлегендә әлегә иң күп гаризалар халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад һәм финанс, юридик факультет, психология һәм мәгариф, фундаменталь медицина һәм биология, инженерлык институтларына туры килә.

Казан илкүләм тикшеренүләр технология (КХТИ) университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Ирек Шәрәпов белдергәнчә, соңгы елларда вузда инженерлык, нефтехимия юнәлешләрен сайлаучылар саны арткан. Хәзерге вакытта 1580 гариза кабул иткәннәр. Бюджет бүлегенең барлык формаларына 4249 урын бар. Вузда студентларның якынча өчтән бере түләүле бүлекләрдә белем ала. Быел төзелеш, мехатроника һәм робототехника кебек яңа юнәлешләр ачканнар. Яшьләрне күбрәк химия технологияләре һәм IT өлкә кызыксындыра.

Казан илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ) университетка исә әлегә 500 гариза кергән. Монда авиатөзелеш, электроника, мәгълүмат технологияләренә бәйле белгечлекләргә сорау зур. Магистратурада – 800, бакалавриатта 1500гә якын бюджет урыны бар. Һәр елдагыча, гаризаларны Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән, ә иң күбесе Татарстан абитуриентлары тапшыра.

Казан дәүләт энергетика университетына 1684 урын бүлеп бирелгән. Электроэнергетика һәм электротехника, җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы белгечлекләре һәм IT юнәлешләр популяр.

– Абитуриентларның югары белем алу теләге кимемәде, киресенчә, арта гына бара. Чөнки 10–11 сыйныфка югары белем алырга теләгән балалар килә, – дип белдерделәр уку йортының матбугат үзәгендә. – Энергетика өлкәсе перспективалы, бөтен төбәкләргә дә кирәк. Университет сәләтле абитуриентларны җәлеп итү буенча күп эшли. Аларны федераль олимпиадаларга әзерлибез. Без 70тән артык мәктәп белән эшлибез. Быел университет Россия Президенты грантын отты һәм без мәктәп укучылары өчен «һөнәргә старт» яңа белем бирү мәйданчыгы ачабыз. Олимпиада җиңүчеләре өчен университетта махсус программа бар. 1 нче курстан ук студентлар фән белән шөгыльләнә, грантларда, стартапларда катнаша. Алар тулай торакта үзләренә ошаган иң яхшы бүлмә сайлый ала һәм югары стипендия түләнә. 100дән артык предприятие белән килешү төзелгән. Практика узганнан соң студентларның яртысы әлеге предприятиеләрдә эшли.

Абитуриентлар нәрсә ди?

Әгерҗе районының Исәнбәй мәктәбен тәмамлаган Камилә Ганиеваның хыялы – табибә булу. Химиядән БДИны – 100, рус телен – 91, биологияне 89 баллга тапшырган ул.

– Документларны Ижау һәм Казан вузларына тапшырачакмын. Еракка китәсе килми, – ди Камилә.

Балтач районында яшәүче Лилия Закирова кызы бюджет бүлегенә укырга керә алыр, дип өметләнә. Мәктәптә яхшы укыган, сынауларын да әйбәт балларга тапшырган. Энҗе геодезия өлкәсен сайламакчы. Читкә китү теләге юк.

– Югары уку йортына керү теләге бик көчле. БДИга әзерләнүдән бигрәк, психологик ягы авыр булды. Балаларда югары белем алу теләге кими бара, минемчә. Ни өчен дигәндә, күпләре БДИдан куркып, техникумнарга китә, – ди Лилия.

 

Татарстан вузларында бюджет урыннары

Педагогик белем – 2589

Информатика, исәпләү техникасы – 1788

Электр һәм җылылык энергетикасы – 1484

Химия технологияләре – 1237

Машина төзелеше – 1039

Физик культура – 770

Авыл, урман хуҗалыгы, балыкчылык – 734

 

Түләүле бәяләр

КФУда

Иң кыйммәтлесе (дизайн юнәлеше) – 265 мең сум

Иң арзаны (яшьләр белән эшне оештыру) – 126 мең сум

Казан дәүләт медицина университетында:

Иң кыйммәте

Дәвалау эше – 245 мең сум

Теш табибы – 248 мең сум

Педиатрия – 213 мең сум

Сәнәгать фармациясе – 169 мең сум

Иң арзаны

Социаль эш – 140 мең сум

Сестралык эше – 158 мең сум

Казан илкүләм тикшеренүләр технология (КХТИ) университетында:

Иң кыйммәте

Дизайн – 288 мең 600 сум

(Чит ил студентларына – 324 мең сум)

Нефть һәм газ эше – 201 мең 600 сум

Наноинженерия – 207 мең 600 сум

Электроэнергетика һәм электротехника – 169 сум

Иң арзаны

Икътисад, менеджмент – 141 мең сум

Гамәли математика – 144 мең сум

 

Казан дәүләт илкүләм техник университет (КАИ)

Иң кыйммәте

Авиатөзелеш юнәлеше – 185 мең сум

Техник физика – 180 мең сум

Программалы инженерия – 165 мең сум

(Чит ил гражданнары өчен – 205 мең сум)

Иң арзаны

Икътисад – 140 мең сум

Радиотехника; инфокоммуникацион технологияләр һәм элемтә системалары – 148 мең сум

Казан дәүләт энергетика университеты

Иң кыйммәте

Электроника, нанотехнология; гамәли информатика, су биоресурслары һәм аквакультура, энергетика машина төзелеше – 138 мең 300 сум

Иң арзаны

Икътисад, социология, гамәли математика, реклама һәм җәмгыятьчелек белән элемтәләр – 119 мең 800 сум

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү