Миңнеханов Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Иванов белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Петр Иванов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Миңнеханов һәм Иванов 2028 елга кадәр Татарстанда җиңел атлетиканы үстерү программасын гамәлгә ашыру, массакүләм йөгерү хәрәкәтен үстерү һәм җиңел атлетика инфраструктурасын камилләштерү хакында фикер алышты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Иванов сатып алу процедуралары, монополиягә каршы сәясәт һәм көндәшлекне үстерү өлкәсендәге мәсьәләләрне дә кузгатты.

Бүгенге көндә Татарстанда җиңел атлетика белән 33 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Спорт мәктәпләрендә 3,5 мең кеше әлеге спорт төре буенча әзерлек уза, 118 тренер эшли. Җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасының төп һәм резервтагы составына Татарстаннан 42 спортчы керә.

 


Фикер өстәү