«Йорт күз алдында кара күмергә әйләнде». 5 балалы гаилә урамда калган

Апаста яшәүче 5 балалы Рөстәм һәм Айгөл Насыйбуллиннарның йортлары, сарайлары, мунчалары янып беткән.

Аларның гаиләсендә берсеннән-берсе кечкенә 5 бала үсә. Олы кызларына 10 яшь, иң кечкенә кызларына бары тик 1 яшь тә 8 генә ай әле.

Янгын көндезге сәгатьләрдә чыга. Бу вакытта балалар урамда уйный. Айгөл ут чыгуны балалары әйтә.

— Бер сәгать эчендә бар булган әйберебез юкка чыкты. Күз алдында кара күмергә әйләнде. Урамда калуыбызны тора-бара гына аңладык. Тормыш итәм, булдырам дип яшәдек. Уңайлылыклар тудыру өчен төзелеш эшенә керешергә уйлаган идек. Яңа җиһазлар алып, 2 генә көн файдаланып калдык. Бөтен планнар юкка чыкты”, — ди Рөстәм.

Янгын мунчадагы электр чыбыгының кыска ялганышыннан чыга. Аннан сарайларга, өйгә тарала. Янгын сүндерүчеләргә бик озак ут белән көрәшергә туры килә. Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә.
— Бер кат кием белән калдык. Күршеләр, дуслар ярдәм итә. Әле бит балалар да бар. Вакытлыча тору өчен районның кунакханәсенә урнаштырдылар. Без тизрәк үз куышыбызны булдыру теләге белән яшибез”, — ди гаилә башлыгы.

Насыйбуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк. Тамчыдан күл җыела диләр, барыбыз да хәлдән килгән кадәр ярдәм итсәк иде.

Насыйбуллин Рөстәм Фәнил улының “Ак Барс” һәм “саклык банкы” карталары 89376295066 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү