Кечкенә түгел, һәркайсы зур халык! Кукмарада туган телләрне саклау турында фикер алыштылар

Үзәктә – мари һәм удмуртлар. Кукмарада узган  республикада яшәүче милләт вәкилләренең туган телләрен саклау мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәдә нәкъ менә әлеге ике милләтнең телләрен, мәдәниятен үстерү  өчен тиешле   шартлар булдыруга басым ясалды. Комиссия вәкилләре, без аларга ничек булыша алабыз, дигән сорауга җавап табарга тырышты.

– Һәр милләт үзен сакларга тырышырга тиеш. Без татарларга җиңел түгел, дип зарланабыз, ә бик азсанлы булган милләт вәкилләренә  туган телен, традицияләрен үстерү, саклау тагын да катлаулырак, – диде Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.

Ул сүзне соңгы җанисәп нәтиҗәләреннән башлады. Әйтик, республикада яшәүче удмуртлар санының исәбе  алдагы халык санын алганда 23 мең  булса, хәзер – 21 мең. Тик удмурт халкы белән вазгыять уңайрак икән әле. Ике җанисәп арасында марилар  19 меңнән 16 меңгә калган. Чарада катнашучыларның күбесе үз районнарында чуаш, мордва,  удмуртларның кимүен әйтте. Балтач, Менделеевск  районнарында гына вазгыять  яхшырак. Балтачта –  марилар, Менделеевскида удмурт халкы күбәйгән.

– Җанисәпнең икенче борчулы ягы – туган телләрен белүчеләрнең саны кимү.  Без  бүген туган телләрне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм аны яшь буынга тапшыру юлларын эзләү өчен җыелдык, – диде Марат Әхмәтов.

Республикада төрле милләтләрнең 250дән артык фольклор  коллективлары бар. Марат Әхмәтов, күләгәдә калмасын өчен, аларны район башлыкларына төрле чараларда активрак катнаштырырга кирәклеген искәртте. Җитәкчеләргә әйтер сүзе бу гына түгел иде аның.

–  «Татар сүзе» бәйгесендә милли телләр өчен дә номинация булдырдык. Хәзер анда   районнарның ни дәрәҗәдә актив катнашуын күзәтәчәкбез. Бүген безнең комиссия чуаш, удмурт, мордва, мари телләре  буенча конкурс үткәрү өчен оештыручылар эзли. Без чыгымнарны тулысынча капларга әзер. Удмуртлар күбрәк Балтач, Кукмара районнарында яши. Шушы районнарның берсе «Удмурт сүзе» бәйгесен оештыруны үз өстенә алсын иде. Чүпрәле районы «Чуаш сүзе»н оештырырга риза булды, – диде Марат Әхмәтов. – Көндәлек матбугат турында берничә сүз әйтәсем килә. Республикада татар, рус басмаларыннан тыш башка милли басмалар аз. Удмурт газетасы нибары Балтач районында гына чыга.  Аны  587 кеше яздыра.  Һәр районга милли басма булдыру турында  уйланырга киңәш итәм.

Республика мәктәпләрендә 100  туган тел кабинеты бар. Шуларның 15е –удмурт, 13е мари  телләренә туры килә. Әлеге кабинетлар заманча әсбаплар, портретлар белән җиһазландырылган. «Без аларны тагын да баетырга риза. Әмма материалларны каян алырга икәнлеген белмибез. Күрше республикаларда әлеге мәсьәлә югары куелмаган. Әгәр Удмуртия, Мари Эл Республикасында мәктәп, бакча, клубларга  кирәкле кызыклы, файдалы әйберләр булса, без сатып алырга риза. Тик кайдан  алырга кирәклеген күрсәтегез», – диде комиссия рәисе.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитров чыгышында  удмурт, мари  һәм башка милли телләрне өйрәнү өчен   яшьләргә интернет каналлар кирәклеген әйтте. Ул шулай Кукмараның ничек итеп төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклавы турында да сөйләде. Монда һәр халыкның  милли бәйрәмен  үткәреп кенә калмыйча,  авылларда милли үзәкләр дә булдырганнар. Мисал өчен, беренче булып Синерь авылында мари үзәге оешкан. Туристларны да шунда җәлеп итмәкчеләр.

Балтач, Әгерҗе районнарыннан килгән туган тел укытучылары  укыту, тәрбия бирүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мари теленнән дәреслекләр булмавына зарландылар, милли лагерьлар кирәк дигән тәкъдимнәр җиткерүчеләр дә булды. Марат Әхмәтов һәр чыгыш ясаучыга, бу проблеманы хәл итү өчен нинди ярдәм кирәк, җитәкчеләр ничек булыша ала, дигән сорауны бирде. Менә бит нинди  җылы мөнәсәбәт!

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков  һәр яңгыраган проблемага ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, кызганыч, мари теле дәреслеге федераль исемлеккә кертелмәгән. Бу – зур фаҗига. Үз республикаларында мәсьәләгә салкын карыйлар.  Андагы министрлыкка  ихтыяҗ хакында  җиткерелгән. Удмурт теленнән исә 22 дәреслек  федераль исемлеккә кертелгән.

– Мәктәптә туган телләрне укытуны әти-әниләр сайлый. Әгәр без алар белән эшләмәсәк, беркем дә килеп гариза язмаячак. Аларны инандырырга кирәк. Быел 9 нчы сыйныф укучылары арасында туган телләрдән 2502 укучы имтихан сайлады. Узган елдан меңгә  артыграк бу.  Туган  телдән имтиханны  яхшы билгегә тапшырганда аттестатның уртача баллы да күтәрелә. Моның көллиятләргә укырга кергәндә  файдасы бар.  Әле берәүнең дә «2ле» алганы юк. Алар туган телен яхшы белә. Әлеге укучылар  11 сыйныфта бердәм республика имтиханы бирәчәк, ә бу  – инде булачак укытучылар дигән сүз. Алар бит укып бетергәч, сезнең районга укытырга кайтачак, – диде Илгиз Халиков.

Бу урында ул берничә ел элек Кукмарадагы Ядегәр татар мәктәбен тәмамлаган, БДИдан 393 балл җыйган Инсаф Фәйзрахмановны да телгә алды. «Туган тел беркайчан да имтихан бирергә комачауламый. Без булган мөмкинлекләрне кулланырга тиеш», – диде Илгиз Халиков.

Һәр кечкенә милләт  үзен зур халык итеп тоярга тиеш. Алар үзләрен ялгыз хис итмәсен, җитәкчеләр проблемаларга битараф калмасын. Утырышта менә шуңа игътибар зур иде.

– Бер ай вакыт эчендә аларның үтенечләрен төгәлрәк билгеләп, комиссиягә ниндидер эш планы булдырырга исәп. Бу зур  финанс чыгымнар сорамый. Ихтыяҗлары зур түгел, әмма биредә кечкенә генә йогынты да аларга ышаныч тудырырга булышачак һәм нәтиҗәсе булырына ышанам, – дип йомгаклады сүзен Марат Әхмәтов.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү