Чаллыда 16 яшьлек кызны эзлиләр

Чаллыда 16 яшьлек яшүсмер кыз югалган. Аның югалуы турында мәгълүмат эзләү-коткару отрядларына җибәрелгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәзерге вакытта эзләүләр дәвам итүен раслаганнар.

Кыз узган якшәмбе көнне өйдән чыгып киткән. Шул вакыттан бирле аның кайда булуы турында берни дә хәбәр юк. Кыз Кече яки Зур Шильняда, СНТ «Восход»та булырга мөмкин.

Ул кара күн куртка һәм зәңгәр джинсы кигән. Буе 150-160 см, уртача гәүдәле, кара чәчле, күзләре коңгырт-кара төстә.

Аны күрүчеләр булса, 112 номерына шалтырату сорала.

 


Фикер өстәү