«Бездән нинди ярдәм кирәк?»: Балтачта туган телләрне саклау һәм үстерү турында сөйләштеләр 

Балтачта Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең зона семинары үтте. Туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәләрдәге эшчәнлек турында сөйләштеләр.

– Балтачны сайлавыбыз очраклы түгел, – диде комиссия рәисе Марат Әхмәтов. – Белгәнегезчә, комиссиянең исеме дә, аңа йөкләнгән миссия дә үзгәрде. Без хәзер Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең телләрен саклау өчен дә тырышырга тиеш. Балтач – күпмилләтле район. Төп халкы татарлар булса да, биредә удмуртлар, марилар да күп, башка милләт вәкилләре дә бар. Алар барысы да диярлек татарча аңлый, күбесе татарча сөйләшә. Районда туган телләрне өйрәтү, башка халыкларның да телен, динен, йолаларын саклау юнәлешендә башкаларга үрнәк булырдай эшләр, башлангычлар шактый.

Марат Әхмәтов бу урында берничә телдә белем бирүче Чепья мәктәбен, шушы көннәрдә генә 55 нче тапкыр үткән, күрше өч республика балаларын берләштереп торучы матур бер традициягә әйләнгән «Дуслык» учагын, районда татар теле укытуның сыйфатын, дини оешмаларның белем һәм тәрбия юнәлешендә куйган хезмәтләренә югары бәя биреп, башкаларга үрнәк итеп күрсәтте. «Күпләребезгә бу юнәлешләрдә эшчәнлекне көчәйтергә кирәк. Авылларда ата-аналарның туган телгә мөнәсәбәте  ул дәрәҗәдә үк агрессив түгел әле, ә менә район үзәкләрендә бу юнәлештә эшне арттырасы бар. Бу эшләрдә  укытучылар, мәктәп коллективлары үзләре генә без көткән нәтиҗәгә ирешә алмаска да мөмкин. Әгәр дә без, көймәгә утырып, тыныч кына, үзе барыр әле дип көтсәк, телебезне югалтырга да мөмкин. Район җитәкчелеге югарылыгында, барлык структуралар бергә эшләгәндә генә алдыбызга куйган бурычларны үти алачакбыз. Һәр район үзәгендә, һәр районда милли белем һәм тәрбия кайнап торган, миллилек ташып торган кимендә бер мәктәп, бер балалар бакчасы булырга тиеш. Югарыдан кунаклар килгәндә генә, атналар буе әзерләгән төркемнәр яки мәктәпләр түгел, чынбарлыкта шушы рух белән яши торган коллективлар кирәк безгә», – диде ул.

Статистикага караганда, болай борчылыр урын да юк кебек. Соңгы өч елда бу уңайдан күрсәткечләрдә шактый уңай үзгәрешләр бар. Тик татар сыйныфлары ачылып та, дәреслекләргә, методик ярдәмнәргә заказлар булмау комиссиядәгеләрне шикле уйларга этәрә. «Бездә элекке дәреслекләр бар, шулар белән укытабыз», – дигән җаваптан гына алар канәгать түгел. Бу уку елында мәгариф учреждениеләре, мөгаен, алай дип кенә котыла да алмастыр. Комиссиянең балалар бакчаларына, башлангыч сыйныфка, бишенче сыйныфка укучылар кабул итү кебек юнәлешләрдә инде саллы анализлары бар. Бөтен нәрсә чагыштырмада ачык күренә, бу саннар арасында эзлекле бәйләнеш булырга тиеш, дип саный алар.

Балтач районында дини оешмаларның, дин эшлеклеләренең шушы юнәлештә куйган эшчәнлеген үрнәк итеп, комиссия рәисе башкаларга да бу өлкәне әле тулы куәткә файдаланылмаган көч дип тәкъдим итте. Җәлил хәзрәтнең берүзе башкарган хезмәтен дә Марат Әхмәтов шушы өлкәдә сыйфат күрсәткече, ягъни башкалар омтылырга тиешле биеклек, планка дип бәяләде. Сүз уңаеннан, бу көнне Җәлил хәзрәткә әлеге комиссиянең рәхмәт хаты тапшырылды.

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек Җәлил хәзрәт туган авылы Бөрбашка керү юлында куйдырган «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» дигән баннер республикада зур яңгыраш тапты. Аның «игезәк туганнары» хәзер күп урында очрый. Күчмә утырышта катнашучылар бу көнне Бөрбашта булып, Җәлил хәзрәтнең авылны, динне, телне саклауда куйган хезмәтләренең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күрде. Интернат-пансионат, балалар бакчасы, урта мәктәп… – аларның һәркайсының эш тәҗрибәсе аерым өйрәнергә лаек. Балалар бакчасы белән танышканнан соң Марат Әхмәтов: «Телне үстерү, тәрбия юнәлешендә бездән нинди ярдәм кирәк?» – дип сорагач, бакча мөдире: «Безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар», – дип, соңгы елларда откан грантлар, шулар ярдәмендә алынган әсбап-җиһазлар, кайтарылган татарча китаплар, балалар өчен энциклопедияләр… турында сөйләп китте. «Җәлил хәзрәт авылы булганга гына шулайдыр, безнең әле бөтен балалар бакчалары да мондый хәлдә түгел», – дип шаяртты Марат Әхмәтов.

 

 

 

Рәсемдә: Балтач үзәк мәчете музеендагы гап-гади  колоннага ике яклап язылган шушы фикерләр беркемне битараф калдырмады. «Килгән кунакларның һәркайсы аларны төшереп алып китә, инде «Мин кем?» дип башланганын Казаныбызда да күрергә мөмкин», – ди музей җитәкчесе Айгөл ханым. Шигарьләр белән генә мавыкмыйлар, бу – аларның эш девизы да.

 

 

 

 

«Нинди ярдәм кирәк?» Пленар өлештә саф татар телендә чыгыш ясаган Чепья урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысына да шул ук сорауны бирде комиссия рәисе. Аннан да ниндидер зарлану ишетелмәде. Кече Лызи урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Балтач үзәк мәчетендәге «Мәгърифәт мәркәзе» белән танышканнан соң, кунаклар, бәлки, бер Бөрбашта гына түгел, бу юнәлешнең башка урыннарда да матур өлгеләре, нәтиҗәләре барлыгына ышангандыр.

Район башлыгы Рамил Нотфуллинның бу юнәлештәге эшчәнлек буенча чыгышы, бәлки конкрет мисаллар белән баетылгангадыр, комиссия әгъзаларында зур кызыксыну уятты. Район башлыклары  арасында да, залда утыручы кунаклар арасында да яңалык булып тоелган фикер-чараларны язып-төшереп алучылар булды. Әмма ситуациянең һәр урында да шулай булмавын искәртеп, Марат Әхмәтов аннан соң чыгыш ясаган Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗановага: «Безне хәзер җиргә төшерегез инде», – диде. Дөрес,  бу көнне тәнкыйть гомуми формада гына булды, беркем дә комиссия каршына басып, җавап тотмады. Һәркем үз гаебен аңлар, дип ышандылар булса кирәк. Бәлки бу кадәресе өйгә эш итеп кабул ителгәндер.

…Әле мәктәпләрдә уку елы бетеп кенә килә. Инде бу утырышта сүз күбесенчә  яңа уку елы турында барды. Бүгеннән әти-әниләр белән эш башламасак, соңга калуыбыз бар – төп фикерләрнең берсе шул иде.

 

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 


Фикер өстәү