Февральдә чираттагы ял алырга һәм эш калдырмаска киңәш итәләр

Февральдә чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгеллеге турында искәртәләр. Чөнки әлеге кыска айда бер эш көненең бәясе башка айларга караганда югарырак исәпләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалин сүзләренә сылтама белән сылтама хәбәр итә.

«Атнага биш көн эшләүчеләрне февраль ахырында дүрт көн рәттән ял көтә: 23 февраль – бәйрәм, 24 февраль – 1 гыйнвардан күчерелгән ял көне, 25 һәм 26 февраль – февраль аендагы ике календарь ял көне», — диелә хәбәрдә. Февраль кыска ай булу сәбәпле, анда эш көннәре аз — 18 генә булуы да искәртелә.

Ә окладта утыручыларга борчылыр урын юк,  хезмәткәрләрнең эш хакы ай кыска булганга карап кимемәячәк.


Фикер өстәү