“Дусты өчкә кадәр санап торган”: Түбән Камада дүртенче каттан сикергән малайга бәйле хәлгә ачыклык керткәннәр

Түбән Камада 8 яшьлек малай, дүртенче кат балконыннан сикергәндә кул-аякларын бик каты сындырып, реанимациягә эләккән. Иң элек аны күршедә яшәүче хатын-кыз күреп алган. “Ашыгыч ярдәм”не дә шул чакырткан. Хәзер бала – үз аңында, дип хәбәр итә “Татарстан 24”.

“Мин малайның җиргә ничек “очып” төшүен күрдем. Дусты урамда балкон турысында өчкә кадәр санап торды”, – дигән ханым. Башта малай торып китмәкче булган. “Ашыгыч ярдәм” чактырткан ханым кузгалмаска кушкан.

Бала хастаханәгә китерелгәннән соң полиция хезмәткәрләре ике малайның да ата-анасы белән сөйләшкән. Зыян күргән баланың әнисе өйдә булмаган. Халык арасында төрле сүзләр йөри. Берәүләр, баланың урамга чыгасы килгән, тик ишекне бикләп китүләре сәбәпле, аңа башка юлны эзләүдән гайре чара калмаган, диләр. Икенче берәүләр фикеренчә, дусты аны шул рәвешле сынап карамакчы булган.
Шул тирәдә яшәүчеләр фикеренчә, ике баланың да гаиләсен әлләни мактап булмый. Тикшерү комитетында килеп туган хәлгә карата кызыксыну туган.

Исегезгә төшерәбез: Россия Тикшерү комитетының тикшерү органнары бу очрак буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре алып барыла.


Фикер өстәү