Түбән Кама шәһәрендә 8 яшьлек малай, дүртенче каттан сикереп, реанимациягә эләккән

Бу хәл Карабельная урамында булган.

Түбән Кама шәһәрендә бер малай дүртенче катта урнашкан фатир балконыннан сикергән. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә. Бала балкон тәрәзәсен ачып, дусты белән сөйләшеп торган. Тегесе аны урамга чыгарга чакырган. Малай тиз генә киенеп, дусты өчкә кадәр санаганчы, балконнан сикереп төшкән.
Күршедә яшәүче бер хатын-кыз, баланың җирдә ятуын күреп, “Ашыгыч ярдәм” чактырткан.

KazanFirst хәбәрчесенә Перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 8 яшьлек малайның кул-аяклары сынган. Хәзер ул реанимациядә, үз аңында. Табиблар аны җентекләп тикшерә.
Сүз уңаеннан, Мәскәүдә бер ир-ат селфи төшергәндә, биштәре аска сөйрәп, ГУМның икенче катыннан егылып төшкән. Аны Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына озатканнар. Ул баш сөяген сындырган.


Фикер өстәү