Казанда исерек ир “Ашыгыч ярдәм” фельдшерына ташланган

Кичә кичен Казанда бер ир-ат үзенә чакыртып китерелгән “Ашыгыч ярдәм” фельдшерына ташлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза.

Агентлыкка мәгълүм булганча, Нокса авышлыгы урамындагы йортта яшәүче 38 яшьлек ир-атка медиклар бригадасы чакыртылган. Ул кабыргалары авыртуга зарланган.

Ашыгыч ярдәм килгәч, сырхау фельдшерга ташлаган. Исерек ир үз-үзен белештермәслек хәлдә булган. Нәрсәгәдер ачуы килеп, медикның битенә стакан ыргыткан.

Шундук полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар. “Түбәсе” киткән сәрхуш сырхауны тоткарлап, “Азино-2” полиция бүлегенә алып килгәннәр. Аңа карата административ эш кузгатылган. Хәзерге вакытта ул полиция бүлегендә суд карарын көтә.

“Фельдшер хастаханәгә озатылган. Аңа кирәкле барлык ярдәм күрсәтелгән”, – дип билгеләп үтелгән Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү