Татарстанда алты ел буе берни күрмәгән ирнең күзе ачылган

Ул сирәк очрый торган чирдән интегә.

Чаллыда 67 яшьлек ир йөри алмаслык хәлдә булуы белән беррәттән, алты ел берни күрми яшәгән. Шушы еллар эчендә ул хатынының йөзен күрергә һәм яраткан китапларын укырга хыялланган. Табиблар тырышлыгы белән аның хыялы тормышка ашкан, дип яза “КП-Казань”,

“Гийен-Барре синдромы” дигән сирәк очрый торган авырудан интегә икән ул. Хәрәкәтләнә алмый. Шулай ук бит нервы параличланган, табиблар авыз куышлыгыннан яман шеш алган.

Сукыр иргә шәһәрнең 5нче хастаханәсе табиблары ярдәмгә килгән. Ирнең сул күзе ябылмаганлыктан, аңа операция ясап булмый. Шуңа медиклар уң күзе өчен көрәшкә ташланган: алар хәрәкәтсез сырхауны бик зур кыенлыклар белән операциягә әзерләп, бу эшне искиткеч дәрәҗәдә оста башкарып чыккан.
– Нервның кысылган булуы сәбәпле, сырхауның башын селкетмичә тоту кыен иде, әмма безнең күз табиблары-хирурглар үз эшләрен менә дигән итеп башкаруга иреште, – дип сөйләп үткән офтальмология бүлеге мөдире Эльмира Шәрипова.

Сырхауга Эльмира Гомәровна белән офтальмохирург Тамара Головина операция ясаган. Шулай итеп, медиклар сырхауны дөм сукырлыктан коткарып калган.
Операциядән соң ике көн узгач, сырхау хатыны һәм табибларның елмаюлы йөзләрен күреп шаккаткан. Ул шундук хастаханәгә үзенең яраткан китапларын алып килүне сораган.


Фикер өстәү