Казанның танылган рестораннар хуҗасы гаиләсе белән юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп үлгән

Казанда «Черное озеро» да ачылган «Сыроварня» рестораннарына нигез салучы һәм танылган кондитер Алексей Левин гаиләсе белән юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Бу хакта Mash телеграм-каналы хәбәр итә.

Фаҗига Орел өлкәсендә М2 трассасының 306нчы километрында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Левин машинасына зур тизлектә йөк машинасы килеп кергән. Машинада Алексей, аның хатыны, абыйсы һәм 13 яшьлек туганы була.

Зур йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә Левинның хатыны һәм абыйсы урында ук үлә, ә ресторатор үзе хастаханәгә алып барганда һәлак була. Авариядә яшүсмер генә исән кала — ул реанимациядә авыр хәлдә.

Йөк машинасы йөртүчесе тоткарланган, ул тикшерү вакытында өй арестында булачак.


Фикер өстәү