Үсмерләргә укудан бушаган вакытта ничек итеп эшкә урнашырга мөмкин булуын аңлатканнар

Өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар матди ярдәм дә алачак.

Казанның Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте хәбәренә караганда, 14-18 яшьлек үсмерләр укудан бушаган арада вакытлыча эшкә урнашырга мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар, хезмәт хакы белән беррәттән, аена 2250 сум күләмендә матди ярдәм дә алачак.

Эшкә урнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, “Работа в России” цифрлы платформасына керергә кирәк.
Мәшгульлек хезмәте 3 апрельдән яшәү урыны буенча Казанда теркәлмәгәннәрне дә кабул итә башлаячак.


Фикер өстәү