Татарстан юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе һәлак була

Кичә Җәлил-Сарман автомобиль юлының 8 нче километрында үлем белән тәмамланган авария булган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.
Skoda җиңел автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Жигули» машинасына бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 26 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе урында ук үлә. «Жигули» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатыла.

Авария сәбәпләре ачыклана.

 


Фикер өстәү