Тавык нигә «алтын бәясе» булган?

Россиядә тавык итенә бәяләр уртача 28,5 процентка артты. Хәзер аның бер килограммы уртача 220 сумнар тирәсендә тирбәлә. Ашлык бәясе шул ук калды, ә йомырка һәм тавык итенеке өскә сикерде. Сәбәп нидә соң? Белгечләр белән әлеге сорауга җавап эзләдек.

Теге яки бу продуктка бәя күтәрелү белән безне инде әллә ни гаҗәпләндереп булмый анысы. Тик моңа кадәр башка продукция хаклары артса да, кош итенең бәясе гадәттә тотрыклылык саклап килә иде. Шуңа күрә күпләр нәкъ менә әлеге төр иткә өстенлек бирде. Тик соңгы айларда анысы да сынатты.

Росстат мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан сентябренә кадәр тавык итенең бәясе 25,4 процентка, ягъни 176,25 сумнан 221,02 сумга кадәр арткан. Кайбер төбәкләрдә ул тагын да ныграк кыйммәтләнгән. Дөрес, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев тавык итенә бәя төшә башлавын әйтте. Шул ук вакытта 26 октябрьдә министрлык эчке базарда әлеге төр продуктка кытлык булдырмау һәм бәя артуны туктату өчен аерым төр кош итен һәм йомырканы вакытлыча читкә чыгаруны тыйды.

Әлеге үзгәрешләрне Казанда яшәүче Людмила һәм Светлана аеруча нык сизгән. Апалы-сеңелле Демьяниналарның авырулары бик җитди. Пенсияләренең күпчелек өлеше даруларга һәм фатир өчен түләүгә китеп бара. Ашауны исә мөмкин булганча кысарга туры килә.

– Без бары тик тавык ите генә ашыйбыз. Башка ит яратмаганнан түгел, ә бәясе арзанрак булганга күрә. Тик августтан безнең өчен анысы да күтәрә алмас дәрәҗәгә җитте. Моңа кадәр пенсия килгәч, ике-өч тавык ала идек тә шуны бер айга җиткерә идек, хәзер билләрне тагын да кысыбрак бәйләргә туры килә. Шуңа күрә безнең табында ит – сирәк була торган сый, – ди Людмила Демьянина.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре «ВТ» хәбәрчесенә белдерүенчә, Татарстан үзен социаль әһәмиятле ризыклар (кош ите, йомырка, сыер һәм дуңгыз ите, бәрәңге, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он) белән тәэмин итә. Тик министрлык та соңгы айларда, бигрәк тә соңгы берничә атнада тавык итенә һәм йомыркага бәя артканны инкарь итми. Әйтик, Татарстанстатның 30 октябрьгә булган мәгълүматлары буенча, тавык йомыркасы 84,24 сум тора. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, хаклар 2,71 сумга күтәрелгән дигән сүз. Тавык ите белән дә шул ук хәл. 23 октябрьдә бер килограмм тавык ите 210,11 сум торса, бер атна эчендә ул 212,48 сумга җиткән.

– Бәя арту компонентларның кыйммәтләнүенә, чалу цехларындагы җиһазларны карап тору һәм төзекләндерү, логистика чыгымнарының артуына бәйле. Шулай ук кош гриппы профилактикасы өчен ветеринария чыгымнары да бәяләр артуга китерә, – диде министрлыкның матбугат үзәге.

Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы өч елда авыл хуҗалыгы оешмаларында, фермер хуҗалыкларында терлекләрне һәм кош-кортны тереләй сату – 4,3 процентка, йомырка җитештерү 3,5 процентка арткан. Татарстан эшкәртү өчен кош сату буенча Россиядә – унберенче, ә йомырка җитештерү буенча тугызынчы урында тора.

– Без бер кешегә тиешле норманы арттырып үтибез. Әйтик, җан башына елына 73 кг терлек һәм кош ите кирәк. Республикада ул 29 процентка күбрәк җитештерелә. Шул исәптән кош итенең бер кешегә тиешле нормасы 31 килоны тәшкил итә. Ә җитештерү – 42 кг.  Норма буенча бер кешегә 260 данә йомырка тиеш булса, җитештерү 35 процентка күбрәк, ягъни 294 данә туры килә, – дип исәпләп чыгарды министрлык вәкиле.

Тавык ите артуга төп сәбәп һәрвакыт ашлыкка бәя күтәрелү була торган иде. Ул кошлар өчен катнаш азыкның 70 процентын алып тора. Ә катнаш азык ит җитештерүнең үзкыйммәтенең 70–80 процентын тәшкил итә. Бу яктан караганда, бәяләр өскә сикерергә тиеш түгел дә кебек, тик «Мусабай» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханова фикеренчә, ит һәм йомыркага бәя катнаш азыкка хак артуга бәйле булырга мөмкин.

– Ашлыкка бәя шул ук калды, ә катнаш азыкка күтәрелде. Ягулык, электр энергиясе, кредитларга процент ставкалары артты. Болар да үзкыйммәткә йогынты ясый. Моннан тыш, бер тәүлеклек бройлер 20 сумга кыйммәтләнде. Узган ел аларны 32 сумнан алган булсак, быел 52 сумга китерәләр, – диде ул.

Шулай да фермер хуҗалыгы мөмкин булганча бәяләрне йөгәнләргә тырыша.

– Бөтен җирдә тавык итенең бәясе артты дисәләр дә, бездә алар узган елдагыча калды. Фермер продукциясен узган ел да 200 сумнан саттык, быел да шулай ук. Зур үскән тере бройлерларны 420 сумнан җибәргән булсак, быел да шулай ук. Әйе, чыгымнар артты, без азрак акча эшли башладык, тик бәяләрне күтәрмәдек. Базар бәяләре белән кызыксынганым юк. Бәяләрне бәлки арадашчылар яки фабрикалар арттыргандыр. Чөнки соңгы вакытта безнең продукциягә ихтыяҗ артуын сизәбез, – диде Айгөл Ханова.

Сан

Россиядә тавык итенә (суытылган һәм туңдырылган) уртача бәяләр ничек үзгәрде?

10 гыйнвар 2022 ел – 182 сум

1 апрель 2022 ел – 187 сум

1 июль 2022 ел – 187,5 сум

3 октябрь 2022 ел – 181 сум

9 гыйнвар 2023 ел – 178 сум

3 апрель 2023 ел – 170 сум

3 июль 2023 ел – 194 сум

23 октябрь 2023 ел – 229 сум

(Росстат мәгълүматлары буенча)

Татарстанда уза торган ярминкәләрдә йомырка бәяләре (сумнарда): СО – 105, С1 – 95, С2 – 85.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү