Казанлы балалар мәйданчыгындагы таудан егылып төшеп җәрәхәтләнгән

Ир абынган һәм баскычтан егылып төшкән.

Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат балалар мәйданчыгында урнаштырылган таудан егылып төшеп баш мие җәрәхәте алган. Бу хәл Рауис Гәрәев урамында булган, гадәттә ир-ат анда баласы белән чыккан.

Ә бу юлы казанлы берүзе була. Ул таудагы йортны карарга менә, ләкин төшкәндә абынган һәм егылган. Якынча 20 минут тирәсе җирдә яткан. Үтеп баручылар аны исерек дип полициягә шалтыраттылар. Хокук саклау органнары аның сәрхүш булмавын аңлап, ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар ябык баш мие җәрәхәте, һәм берничә көчле җәрәхәт ачыклый һәм зыян күрүчене хастаханәгә алып китәләр, дип хәбәр итә Mash Iptash.


Фикер өстәү