Татарстанда 11 катта егылган ир-ат исән калган

Чаллыда 11 нче каттан егылып төшкән ир-ат исән калган. Әлеге хәл 17/05 йортында булган.

Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат кибет дебаркадерының түбәсенә егылып төшкән. Урынга махсус хезмәтләр чакырылган. Зыян күрүчене төшерер өчен коткаручылар ярдәме кирәк була. Төшергәннән соң зыян күрүчене ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар. Табиблар аның баш мие селкенү, баш сөяге ябык җәрәхәте һәм бот сөяге сынуын ачыклаган.


Фикер өстәү