Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә перинаталь үзәк ачылачак

Казанда август азагында 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында перинаталь үзәк ачылачак. Башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үзәктә һәр ел саен 8 мең йөкле хатын-кызны кабул итү мөмкинлеге булачак.

Үзәк 7 катлы яңа бинада якынча 20 мең квадрат метр мәйданны биләргә тиеш. Бина тиздән төзелеп бетәчәк. Анда 120 урын булдырылачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, перинаталь үзәк гап-гади бала тудыру йорты гына булмаячак. Биредә шулай ук төрле чирләрдән интегүче йөкле хатын-кызларга медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк, аларга кирәкле барлык тикшеренүләр үткәреләчәк.

Моннан тыш үзәктә йөкле хатын-кызларга яралгы үсешендә кимчелекләрне ачыклау өчен УЗИ тикшеренүләре узу мөмкинлеге ачыла. Гадәттән тыш очраклар өчен шоктан чыгару һәм реанимация бүлекләре булачак.

Перинаталь үзәк әлегә 21 процентка әзер. Инде хәбәр ителгәнчә, яңа перинаталь үзәк Татарстанга 942,9 миллион сумга төшәчәк.


Фикер өстәү