Аэропортлар һәм вокзалларда азык-төлек бәясе төшәргә мөмкин

ЛДПР аэропортлар, вокзал һәм портларда азык-төлек товарларына өстәмә хакны чикләүне күздә тоткан закон проектын әзерләгән.

Закон проектын һәм аңа аңлатма хатын фракция җитәкчесе урынбасары, Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов үзенең телеграм-каналында урнаштырган.

“Кешеләрнең еш кына башка урыннардан товар сатып алу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә алар аны гадел булмаган, бик кыйммәт бәядән алырга мәҗбүр, – диелгән аңлатма язуында. – Аэропортларда, гомумән, бернинди дә альтернатива юк, хәтта су да (100 миллиграммнан артык) алып керергә ярамый”.

Төзәтмәләргә караганда, өстәмә хакы чикләнгән товарлар исемлеген, шулай ук аларның чик бәясен Россия Хөкүмәте билгеләячәк.


Фикер өстәү