Ана капиталын әтиләргә дә бирергә җыеналар

Дәүләт Думасы депутатлары ана капиталы алучылар исемлеген киңәйтүне тәкъдим иткәннәр. ЛДПР вәкилләре шундый башлангыч белән чыккан. Бу хакта проект авторларыннан берсе – Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында белдергән.
Закон проекты нигезендә, бала туу күрсәткече начар булган төбәкләрдә өченче һәм шуннан соң туган балаларга да ана капиталын түләү тәкъдим ителә (моңа кадәр гаилә мондый ярдәм чарасыннан файдаланмаган очракта), диелә закон проектына аңлатма язуында.

Бу чараны шулай ук өченче яки аннан соңгы баланы уллыкка алучы ир-атларга карата да куллану тәкъдим ителә.


Фикер өстәү