Конфискацияләнгән ризыкларны юкка чыгаруны тыярга тәкъдим иткәннәр

Россиядә, яраксыз дип табылу сәбәпле, конфискацияләнгән азыфк-төлекне юкка чыгаруны тыю тәкъдиме белән чыкканнар. Якын араларда Дәүләт Думасына бу җәһәттән тиешле закон проекты кертеләчәк, дип яза “Известия”.

Шул рәвешле “Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында” законга “Куллану өчен яраклы азык-төлекне юкка чыгаруны һәм күмүне тыю турында” статья өсҗтәргә ниятлиләр.
“Конфискацияләнгән яки әйләнештән алынган азык-төлек, куллану өчен яраклы булса да, һәр ел саен дистәләрчә мең тонна күләмендә юкка чыгарыла. Бу хәл, аеруча керемнәр кимегән һәм азык-төлеккә бәя үскән бер мәлдә, халык арасында зур социаль киеренкелек тудыра”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.
Мондый продуктларны, әлбәттә инде, яраклымы-юкмы икәне тикшерелгәч, тиешенчә куллануның дөрес булачагы искәртелгән.
Закон проекты авторы, Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) әйтүенчә, кофискацияләнгән һәм санкцияләргә эләккән барлык продуктларга кагыла бу. “Мәсәлән, браконьер законсыз балык тоткан яки балыклардан кызыл уылдык алган ди. Йә булмаса, документлары булмау сәбәпле, фермерның терлекчелек продукциясе тартып алынган ди. Сәламәтлек өчен зыянсыз икәнлеге ачыкланса, мондый товарны нигә әле юкка чыгарырга?” – дип аңлатып үткән парламентчы.


Фикер өстәү