Эш бирүче бөлгенлеккә төшкәндә, хезмәткәрләргә 100 мең сумга кадәр акча бирергә тәкъдим иткәннәр

Хезмәткәрләргә моңа кадәр эшләгән акчаларын күбрәк күләмдә кире кайтару мөмкинлеге бирәчәк бу.

Дәүләт Думасына, эш бирүче банкротлыкка төшкән очракта, хезмәткәрләргә 100 мең сумга кадәр акчаны кайтарып алу мөмкинлеге бирердәй закон проектын карап тикшерүгә кертергә җыеналар. ЛДПР фракциясе депутатлары, шулай ук сенаторлар Иван Абрамов, Вадим Деньгин һәм Елена Афанасьева шундый тәкъдим белән чыкканнар. Бу хакта ЛДПР фракциясе башлыгы урынбасары Ярослав Нилов үзенең Телеграм-каналында белдергән, дип яза ТАСС.

Аның әйтүенчә, оешма бөлгенлеккә төшкәндә, хезмәт килешүе буенча эшләгән хезмәткәрләргә эштән киткәндә бирелә торган акча күләме 100 мең сумнан ким булмаска тиеш (хәзер – аена 30 мең сум). Бу тәкъдим инфляция үсүгә бәйле. Белгечләр фикеренчә, 2022 елда ул 20 процентка җитәргә мөмкин (алдагы елларда уртача 4 процент иде).

Яңалыкны бөлгенлеккә төшү турында федераль законның 136 статьясындагы 5 пунктына кертергә кирәк булачак. Тәкъдим авторлары фикеренчә, мондый закон проектын кабул итү эш бирүчесе бөлгенлеккә төшкән кешеләргә моңа кадәр эшләгән акчаларын күбрәк күләмдә кире кайтару мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү