IT-чишелешләр уйлап табу буенча “Tatar.Бу Хакатон” тәмамланды

17 апрельдә галим Рәис Бохараевка багышланган “Tatar.Бу Хакатон” җиңүчеләре билгеләнде. Хакатон (ярыш), татар теле һәм әдәбиятын үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT-чишелешләре булдыру максатында, «KAZAN DIGITAL LEGENDS” марафоны кысаларында үткәрелде.

300 мең сум күләмендәге приз фонды өчен Татарстаннан, Мари Иле, Чиләбе һәм Омск өлкәләреннән 29 команда –100 дән артыграк егет-кыз көч сынашты. Шулай ук Һиндстаннан да бер егет (Иннополиста укый) катнашты.

Җиңүчеләрне жюри әгъзалары төрле этаплар һәм финал ярышлары буенча билгеләде. Аларга Татарстан Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге бирелә. Укучылар һәм студентлар лигаларында җиңүчеләр командалары, үзләренең проектлары белән таныштыру һәм бүләкләнү өчен, Kazan Digital Week 2022 форумына чакырыла.

Хакатонда катнашучылар үзләренең IT-проектларын 42 сәгать эчендә эшләгән. Ярышларның беренче көнендә аларга ике трек (бәйге) тәкъдим ителгән:
“Татарча вайб яки һәр йортта – өчпочмак”, – татар мәдәниятен, мода, музыка, телен популярлаштыру буенча IT-проектлар эшләү.
Трек “Әлифба++”: татар телен өйрәтү һәм телне үстерүгә ярдәм итү өлкәсендә IT- чишелешләр эшләү.
Хакатонны Татарстан Фәннәр академиясе, “Татсофт” акционерлык җәмгыяте, “Сәләт” яшьләр оешмасы һ.б. оештырган.

Ярышлар буенча кече төркем нәтиҗәләре:
3нче урынны бүлеште:

“NextInt” проекты (КФУ IT-лицеенда укучылар, Казан һәм Лаештан катнашучылар командасы). Татар телендә программалау теле. Әлеге программалау телен өйрәнү өчен Telegram-бот булдырылган.
“InTeam” командасы (Иннополис лицеенда укучылар, Иннополистан һәм Казаннан катнашучылар). Татар телен ярыш формасында өйрәтү өчен укучыларга сайт.
2 урында – “Мин йөрим” проекты белән “Гена Образавр” командасы. (КФУ IT-лицее һәм КФУ Лобачевский исемендәге лицейда укучылар). AR технологиясе (чынбарлыкка өстәмә дигән сүз) ярдәмендә Татарстанның күренекле мәдәни урыннары турында сөйләүче мобиль кушымта.

1 урында – “TikTakTatar” проекты белән “Мама, не забирай компьютер, не-е-е” командасы (№2 интернат-лицейда укучылар (Казан һәм Яшел Үзәннән). “Тик Так Бум” өстәл уены нигезендә татар теленә өйрәтүгә ярдәм итү өчен кушымта-уен.

Өлкән төркем нәтиҗәләре:
3 урында – “Мәгариф” проекты” белән “TRIPIX” командасы (Казаннан катнашучылар). Татар телен уен формасында өйрәтүче, Татарстан мәдәнияте турында сөйләүче сайт-кушымта.
2 урында – “TatSub” проекты белән “Put Anything” командасы (Иннополис университеты студентлары; Казан һәм Һиндстаннан катнашучылар). Татар телендәге видеога автомат рәвештә рус телендә субтитрлар “язучы” веб-кушымта.
1 урында – “Образовательная платформа” проекты белән “International Dudes” командасы (КНИТУ-КАИ студентлары; Казан һәм Йошкар-Оладан катнашучылар).


Фикер өстәү