Укучылар һәм студентлар Digital Start бизнес-курсына чакырыла

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Digital Start платформасында яңа курс башланган. “ИТ-парк”ның онлайн-форматтагы бушлай курсы бу. Анда катнашучылар технологик эшмәкәрлек нигезләренә өйрәнә, экспертлар белән эшли һәм үз проектларын булдыра алачак.

Чара Татарстан Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Курс узарга теләүчеләргә https://digitalstart.info сайтында теркәлергә кирәк. Шуннан соң аларның шәхси кабинетына укыту-өйрәтү характерындагы видеолекцияләр җибәреләчәк.
Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән сайта ( https://digitalstart.info) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү