Татарстан халкы тәвә кошы үрчетә, әстерхан чикләвеге агачы үстерә башлаган

Республикада узган авыл хуҗалыгында сан алу барышында шундый шаккатыргыч нәтиҗәләр ясалган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә Статистика федераль дәүләт хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта сан алу барышында тупланган мәгълүматлар эшкәртелә. Алар нигезендә бу тармактагы үзгәрешләргә күзәтү ясалачак, авыл хуҗалыгы өлкәсенә ярдәм чаралары билгеләнәчәк. Авыл хуҗалыгында сан алуда 598 авыл хуҗалыгы оешмасы, 2585 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, 1383 бакчачылык җәмгыяте белән 420 мең шәхси ярдәмче хуҗалык катнашкан.

«Сан алуның быелгысы саналу объектлары санының да, участокларның гомуми мәйданының да артканлыгын күрсәтте. Кызганыч, авыл хуҗалыгында терлек санының кимүе расланды», – ди идарә җитәкчесе. Сан алуның якынча нәтиҗәләренә ышансаң, республикадагы җир участоклары белән йортларның 5 проценты ташландык хәлдә.

Статистика хезмәте белгечләре республика халкының нәрсәне һәм күпме ашавын да исәпләп чыгарган. Баксаң, Татарстан халкы шикәр, ипи һәм кондитер ризыкларын Идел буеның башка төбәкләрендә яшәүчеләр белән чагыштырганда азрак ашый икән. Сөт һәм сөт ризыкларын, бәрәңге ашау буенча без әлеге төбәкләр арасында – икенче, яшелчә, җиләк-җимеш ярату буенча өченче урында икән.

«Татарстан сөт һәм сөт ризыкларына булган ихтыяҗны тулысынча каплап бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч 122 процентны тәшкил итә», – ди Татарстанстат идарәсе башлыгы.

Узган ел республикада ит һәм ит продуктлары белән тәэмин итү дә 111,5 процентка җиткән. 2019 елда бу күрсәткеч 108,5 процент тәшкил иткән булган. Шул ук вакытта үзебездә җитештерелгәнне читкә чыгарып сату күрсәткече дә 0,6 процентка арткан.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү