Татарстанда төзелештә 20 яшьлек эшче үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты «Төзелеш эшләрен алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

20 яшьлек эшче Казан шәһәренең Һади Такташ урамы буенча урнашкан төзелеш мәйданчыгында һәлак булган дип хәбәр ителә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Болгарка» белән монтаж эшләре вакытында аны ток суккан. Алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә ул шунда ук үлгән. Бу хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре башланган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү