Хезмәттәшебез Марат Кәбиров әдәби премиягә лаек булды

Язучы, шагыйрь, хезмәттәшебез Марат Кәбиров — әдәби премия лауреаты. Аңа Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган
Һади Такташ исемендәге премияне тапшырдылар. Әлеге бүләкне Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Сүз уңаеннан, шигърият өлкәсендәге әлеге премияне төрле елларда Салисә Гәрәева, Рәдиф Гаташ, Шәүкәт Гаделша, Рәмис Аймәт, Рәниф Шәрипов кебек шәхесләр алганы бар.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез! Каләме тутыкмасын, яңа иҗат үрләре телибез!

ДӨНЬЯ МАТУР

Дөнья матур.
Шуңа күрә дә шул
Сүгенә-сүгенә кайтам урамнан.
Һади Такташ.

Такташ брамат,
Дөнья дигәннәре
Ул чынлап та матур икән бит.
Язлар туган… Назлар тулган җиргә,
Кич шундый шәп! Исең китәрлек!

Аккош кебек гашыйк парлар үтә,
Матур кызлар… Синең Алсулар…
Елмаялар… Язгы җилдәй назлы,
Язгы ташкын сыман ярсулар.

Тик мин генә ялгыз китеп барам,
Ялгыз язга бераз үч тә бар.
Дөнья матур… Сүгенәсе килә…
Сүгенерлек кенә көч тә бар.

Кемне сүгим?
Кышкы салкын да юк,
Үзәкләргә үткән җил дә юк.
Син җырлаган татлы таңнар да юк,
Мин теләгән якты ил дә юк.

Кемне сүгим?
Илнең башлыгынмы?
Башлыклар күп хәзер. Кайсысын?
Без сүккәннән генә юньле дәүләт
Төзи патшаларның кайсы соң?

Кемне сүгим?
Авылымда калган
Ятим анамнымы? Ни өчен?
Картайгансың, дипме,
Көчкә генә
Аткарасың, дипме, өй эшен?

Эх, бичәгә бер бәйләнер идем,
Рәхәтләнеп сүгәр идем бер…
Авылда шул…
Йортсыз Уфаларда йөрүләрем
Аның гаебе дә түгелдер.

Шигырь йөртә, Такташ…
Калаларда
Ялгыз урамнарда алдатып.
Дөнья матур…
Аның матурлыгын
Сүгенеп тә булмый аңлатып.
1994 ел.


Фикер өстәү