Ркаил Зәйдулла: “Тукай премиясен Шәүкәт Гаделшага бирү – бердәмлегебезне раслау ул”

Бүген, Туган тел көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең чираттагы ияләре билгеле булды. Мәгълүм булганча, быел Тукай бүләгенә 13 кандидат тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, бу бүләккә өч кеше лаек дип табылды.

Лауреатлар арасында Себердән татар шагыйре Шәүкәт Гаделша. Аңа бу бүләк «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен бирелде. Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла аның шигъриятенең үзенчәлекле булуын әйтте.

– Шәүкәт Гадельша – Себердә туып-үскән шагыйрь. Аның шигърияте шактый үзенчәлекле. Себернең кабатланмас табигате, аның кешеләре турында яза ул. Кайбер шигырьләре “Идегәй” дастаны белән аваздаш. Әлеге премияне нәкъ тә аңа бирүнең тагын бер максаты һәм омтылышы – себер татарлары белән бергә һәм бердәм булуыбызны, әдәби телебезнең уртак булуын исбат итү. Безне аерып карарга ярамый: телебез дә, менталитетыбыз да уртак, – диде ул.


Фикер өстәү