«Безнең күңел монда береккән»: Нурулла Ульданов 47 нче урагына җыена

Нурулла Ульданов – Балтач районының данлыклы комбайнчысы, механизаторы. Токарь, тимерче дә әле ул. Бу көннәрдә аңа «Татарстанның атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирү турында республика Рәисенең карары имзаланды. Без Арборга барган көн аның туган көне – 60 яшьлек юбилее да булып чыкты. Мактаулы исеме белән дә иң беренче булып без котладык.

Ялан кыр кадәр иркен паркта трактор ремонтлаучы Нуруллага иң беренче сүзебез дә: «Юбилей көнне кем эшли ди инде?!» – булды.

– Әй, без шулай күнеккән инде, – диде ул, котлауларыбызга ихлас сөенеп. – Минем дә өйдәгеләр әзерләнә. Балалар, оныклар кайтты, туганнар җыела. 1976 елда, алтынчы сыйныфны бетергән елны шушы паркка комбайнчы ярдәмчесе булып килгән идем, шуннан бирле монда инде мин. Тугызынчыны тәмамлаган елны комбайнда үзем мөстәкыйль эшләдем. 1980 елдан – «ДТ» тракторында. Дөрес, хәзер инде «ДТ»ларга элекке кебек нагрузка юк. Мин эшли башлаган елларда колхозларның да, авылларның да төп эш көче иде алар. Елның 365 көнендә дә эш бетми иде. Шәп эшли иде! Аның эшен әле дә басуда бик яраталар.

Күпләр бит бу тракторларны эшләр өчен авыр ди…

– Сүз дә юк, авырлыгы бар. Селкетү-чайкалдыруына түзәр идең, тавышы бик яман. Элек алты сәгать бер якка барып, анда ике сәгать эшләп, тагын алты сәгать кайта идек. Көн-төн шул тавышта ничекләр эшләдек икән дип аптырыйм. Хәзер азга гына утырасың, анда да тавышына түзә торган түгел. Минем берүземә ике «ДТ» бар. Менә монысы 1991 елгы, тегесе бер елга яшьрәк. Монысы белән ферма тирәсендә эш чыгып тора, аннан тыш кыш көне бөтен авыл урамнарын, тыкрыкларын кардан чистартам. Быел тегесен дә бик әйбәтләп ремонтлап куйган идем, утыручы гына табылмады, техника җитешмәгәндә ике көнгә генә басуга чыгып эшләп кердем. Тавышына түзә алмыйча, колакка мамык тыгып эшләдем. Яшь тә бара шул инде, сәламәтлек тә чамалы. Әле табиблар бөтенләй мондый эшләрдә эшләмәскә куша… Тик шулкадәр якын бит бу техникалар. Уйласаң, бөтен гомер шуларда үткән.

Тракторларыгыз иске булса да, комбайныгыз өр-яңа икән…  Танышларыгыз: «Яңа комбайнга утыргач, Нурулланы кояш та ашамый башлады, башка чакта кырда эшләгәндә каралып бетә иде, хәзер йөзләре ап-ак кала», – дип шаярта…

– Әй, ул яңа комбайнда эшләүнең рәхәтлекләре! Эссе дә түгел, салкын да… Тузан да юк, тавыш та… Эсседә шоферлар минем кабинага суынырга керә хәзер. СК-5 белән эшли башлаган идем, аннан соң ике «Нива»да 28 ел эшләдем. «Акрос»ка җитми берсе дә. Киндеридән кадәр үзем барып алып кайттым мин аны. Үз ходы белән. Хәзер хуҗалыкта ике комбайн – ике комбайнчы калдык, 20–25әр комбайн булган, басуда 15–20ләбе эшләгән еллар бар иде. Җир шул ук, шуңа күрә безгә нагрузка шактый.

– Сезне ярдәмчесез генә эшли, диләр…

– Шулай эшләргә яратам шул. Соңгы елларда гел берүзем. Баштарак ярдәмчеләр алдым. Төрле кеше белән эшләсәм дә, штурвалны Ралиф дигән егеткә һәм кызым Гөлнарага гына бирдем. Аларга ышанганмындыр инде.

Гаилә дигәннән, миңа бит, әйбәт хезмәт иткәч, хәләл җефетемне армиядән үк биреп кайтардылар. Аның белән поездда, плацкарт вагонда таныштык. Таныштык дип, ул чакта бит, дуракка карта уйнау модада иде. Җыйнаулашып карта уйнап кайтабыз. Арабызда яшь кенә кыз бала да бар. Апаларына кунакка барышы. Русча аралашсак та, дурак калган өчен җәза үтәргә дигәч, әлеге кыз саф татарча «Кыр казлары» дигән җырны җырламасынмы?! Сөйләшеп киттек, таныштык. «Әйдә, безгә кунакка кайтабыз», – дидем дә алып кайттым. Әле бит авылда өч ел йөргән кызым да бар иде… Без кайтканда, әни күршеләрдә иде. Авылдашлар: «Улың бер кыз белән кайтты», – дигәч, әни: «Безнеке дә марҗага өйләнгәндер инде», – дип, өйгә дә кайтмый торды әле (аңа кадәр армиядән берәү шулай өйләнеп кайткан була. – Г.Х.). Икебез бергә барып, Гөлҗамал берничә сүз татарча әйткәч кенә, әнинең эченә җылы керде. Шөкер, 39 елга якын аңлашып, матур яшәдек, өч бала үстердек. Ул да эштән курка белмәде, авылга кайтуының бишенче көнендә фермага эшкә керде. Бергә-бергә тырышып, йорт-җир өлгерттек, башка чыктык, эшләп яшәдек.

– Әле бит олыгая төшкәч кенә бер ятим баланы да үз канатыгыз астына алгансыз…

– Хатыным, РИУда белем алганда, шактый авыр хәлдә калган бер әби белән танышкан иде. Кызы төрмәдә, балаларының икесе әтисендә, ун айлыгын үзе карый. Сәламәтлегем дә шәптән түгел, бу баланы ничекләр үстерермен дип борчылган. Хатыным кайтты да, шушы хәлне сөйләде. «Балалар үсеп бетте, әллә үзебезгә алабызмы?» – диде. Мин каршы килмәдем. Дөрес, ун айлык баланы күргәч, башта бераз куркытты инде. Хәзер кызыбызга – алты яшь. Бик тә яратабыз үзен. Догалар белә, әнисе белән намазлар укый. Бик тәртипле, искиткеч сөйкемле бала. Ничекләр алдык, дибез. Минем юбилейга да бүләк әзерләгән әле, күрсәтмәде, кич кенә бирәм, диде. Әнисе – татар, әтисе – рус милләтеннән. Исемен дә, фамилиясен дә үзгәртмәдек, әтисе баладан баш тартмады. Әбисе вафат инде. Әтисе белән елга бер очраштырабыз. Бар курыкканыбыз: бер көн килеп, әтисе алып китәм дисә, нишләрбез, дибез…

– Авылда калганга үкенгәнегез булдымы?

– Бер тапкыр да! Күпме кыстасалар да, бер тапкыр да шифаханәгә дә барганым юк минем. Шәһәрдә яшәүче улыма да: «Нәрсә таптыгыз анда?» – дим. Әллә нигә бер барам, бер кичтән артык тора алмыйм, тизрәк авылга кайтам. Безнең күңел монда береккән инде.

Гөлсинә Хәбибуллина


«Безнең күңел монда береккән»: Нурулла Ульданов 47 нче урагына җыена” язмасына фикерләр

Фикер өстәү