Роза Нургалиева: «Яшелчәләргә кычыткан белән тузганактан ясаган әчетке бик файдалы»

Быел яз иртәләгәч, бакчада башкарыла торган эшләр дә иртәләде. Журналист, бакчачы блогер Роза Нургалиева тәрәзә төпләрендәге «байлыгы»н теплицага күчерергә дә өлгергән. «Шаулап үсеп утыралар», – ди ул. Помидор, борыч һәм кыяр күчерү буенча укучыларга киңәшләрен дә бирде.

– Роза, үсентеләрне бакчага күчереп тә өлгергәнсез. Кичке салкыннар куркыныч түгелме соң әле?

– Помидор, борыч, кыяр үсентеләрен теплицага күчердем, әйбәт кенә тернәкләнеп яталар. Шулай да төнгә спанбонд белән каплыйм, акрынлап кына ияләштерәм.

– Ел саен башкара торган эш булса да, һәр бакчачының еллар буе сыналган үз сере була. Ә менә сез помидор, борыч, кыяр үсентеләрен ничек утыртасыз?

– Теплицаның туфрагында чир чыганаклары калмасын өчен иң элек «Фитоспорин» эремәсе сибәм. Чокырына 1 аш кашыгы исәбеннән «Оргавит» салам. «Оргавит» – шул ук тирес, әмма зарарлы микроорганизмнардан чистартылган, исе юк диярлек, гранула формасында. Ул акрынлап таркала, үсемлекне ашлый. Тагын берәр төймә «Глиокладин» салам. Монысы тамыр череге чирләреннән саклау өчен. Бер капта – 100 төймә, без, гадәттә, шуның кадәр үсенте утыртабыз да инде.

– Үсентеләр төбенә кычыткан салып утыртучылар да бар.

– Чокырына ваклап кычыткан салганым бар. Быел яз иртә килде, әлегә кычыткан кечкенә. Бакчага күчергәндә кычыткан да салачакмын. Соңрак, үсентеләр тернәкләнеп киткәч, әчетеп сибәм. Мичкәнең өчтән бере кадәр кычыткан, тузганак салам, 1 литрлы банка белән көл өстим, су агызып, 5–6 көн әчетәм. Аннан 10 л суга 1 л әчетке кушып сибәм. Тирес бик кыйммәт бит, машинасы 10 мең сумнан ким түгел, ә  кычыткан белән  тузганак  бөтен җирдә үсә.

– Утыртканнан соң 10 көн су сипмәсәң дә ярый, ди кайбер бакчачылар.

– Күчергәндә чокырына су сибеп утыртам. Алай ун көн сипми торганым юк. Җире кибүгә карап су сибелә инде.


Фикер өстәү