Миңнеханов Кытайның Чанчунь шәһәрендә совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чанчуньда совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.

«Иртән Чанчуньда совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салдык. Җитәкчелеккә 1945 елда шәһәрне оккупациядән азат иткән десантчыларыбызның тарихын саклаганнары өчен рәхмәт», — дип язган республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.

Ул шулай ук республика делегациясенең җирле партнерлар белән очрашулар үткәрүен, уртак проектлар турында килешүләрен һәм соңгы елларда Россия — Кытай мөнәсәбәтләренең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен искәртте.

ТР Рәисе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, 1932 елдан 1945 елга кадәр Чанчунь Япония тарафыннан оккупацияләнә һәм Синьцзин исемен йөртә.

1945 елның августында шәһәр аэродромына Байкал аръягы фронтының унбер кешедән торган һава десанты төшерелә, ә икенче көнне шәһәргә алтынчы гвардия танк армиясе частьлары керә. Шулай итеп шәһәр күпьеллык оккупациядән азат ителә.

Һәйкәлнең алгы ягында рус телендә: «Советлар Союзының намусы һәм җиңүе өчен сугышта һәлак булган геройларга мәңгелек дан» дигән язу бар, Еллар узгач кытайча: «Совет Геройларына мәңгелек дан. Чанчунь шәһәре халкы» дигән язу өстәлә. Һәйкәлнең ике ян ягында 23 совет очучысының исемнәре уеп язылган.

1961 елда бу һәйкәл Цзилинь провинциясенең мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

 


Фикер өстәү