Җимерекләр астында калып һәлак булган шахтер хатыны: «Ахыргача исәндер дип көттем»

Ике атна дәвамында Амур өлкәсендәге «Пионер» руднигындагы җимерекләр астында калган 13 шахтерны эзләделәр. Әмма, кызганычка каршы, могҗиза булмады: барысы да һәлак булган дип танылды. Алар арасында Учалыдан Эмиль Вәлиханов та бар. “Учалы хәбәрләре” журналисты аның хатыны Эльвина белән сөйләшкән.

– Ирем 1991 елның 17 августында Ургуново авылында туган. Аның Регина һәм Эльза исемле апалары бар. Эмиль мәктәптән соң Белорет металлургия көллиятендә слесарьлыкка укый, — дип сөйли Эльвина. – Мин Калкан авылыннан. Эмиль белән 2015 елда таныштым, шуннан бирле аерылмадык та. Ераклык та безгә комачауламады: мин Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Ул Уфага килә иде, мин Учалыга. Дүрт ел шулай үтте.

Булачак хатыны белән танышкан вакытта Эмиль Узельгинск җир асты руднигында эшли, ПДМ машинисты курсларында укый.

– Эмиль миңа һәрвакыт чәчәкләр бүләк итте. Без бик күп сәяхәт иттек. Ирем энергияле, җитез, арымый торган кеше иде. 2019 елда матур итеп туй үткәрдек: күчмә теркәлү, күп кунаклар… 2021 елның 4 мартында безнең кызыбыз Ирина туды. Озак та үтмәде без Учалыда фатир сатып алдык. Ирем 2021 елда вахта белән эшләргә карар кылды.
Эмиль эшеннән китәргә дип уйлап йөргән. Учалыга кайтып эшкә керәсе булган.

– Иремнең ахыргача исәндер дип көттем. Әмма соңрак аны коткару мөмкин түгеллеген аңладым, – ди Эльвина. – Ирем нидер сизенде ахры, ул. Эшкә китәр алдыннан барлык дусларына һәм туганнарына хат язган, хәтта күптән очрашмаган кешеләр белән дә күрешә. Ул яшәргә ашыкты. Кызыбызны бик нык иркәләде, аңа барысын да сатып алды. Соңгы мәртәбә видеоэлемтә аша шалтыратты, безне яратканын әйтте. Эмильдән башка ничек яшәрмен, белмим. Менә-менә кайтып керер төсле. Мин аны гомерем буе көтәрмен…


Фикер өстәү