Искәндәр Гыйләҗев: «Милли үзаңны куркытуга таянып үстерергә ярамый»

Илебездә җан исәбе алу якынлаша. Бу юлы да илебездә сан буенча икенче урында торучы, ишле халык булып калырбызмы? Сафларыбыз кимемәсме? Шул уңайдан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев белән сөйләшеп алдык.

 

– Апрель аенда безне бик җаваплы чара көтә. Бу очракта һәр татар кешесе төптән уйлап эш итәргә тиеш. Безнең институт, әлбәттә, бу чарага үз өлешен кертергә тырыша. Турыдан-туры шушы кампаниягә бәйле булмаса да, «Татарстан Республикасы торак пунктлары» дигән энциклопедия әзерләнеп, чыгып килә. Аның беренче томы дөнья күрде инде. Беренче томга ундүрт район торак пунктлары турында мәгълүматлар кертелде. Ул җәмәгатьчелектә бик яхшы бәя алды. Минемчә, бик кирәкле хезмәт бу. Һәрнәрсәнең үз фәнни нигезе булырга тиеш. Җанисәпкә төпле, фәнни нигез бирә торган басма дип әйтер идем мин аны.

Шуннан соң без ютубта татар тарихында, мәдәниятендә зур урын калдырган шәхесләргә багышлап роликлар чыгара башладык. Болар – биш-алты минутлык роликлар. Кыска вакыт эчендә күренекле шәхеснең төп эшчәнлеге, казанышлары турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирергә тырышабыз. Бу – аерым шәхес турында белешмә. Мәгълүм ки, тарих, милләт шәхесләргә таяна. Милли горурлыкны арттырырга, үзаңыбызның сыйфатын күтәрергә телибез икән, димәк, әлеге шәхесләрне белергә, үзебезнең нинди бай икәнлегебезне, дөньяга кемнәрне бүләк иткәнебезне күрергә тиешбез. Бу проектны да халык санын исәпкә алуга бәйләргә мөмкин. Менә соңгы вакытта гына Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Бакый Урманче, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Мәгубә Сыртланова, Илһам Шакиров, Мансур Хәсәновка багышланган роликлар дөнья күрде. Минемчә, бу – бик әһәмиятле проект.

Якын көннәрдә Татарстанның көнчыгыш районнарына барып кайтуны планлаштырабыз. Чөнки анда энциклопедиябезнең беренче томына кергән, «А», «Ә», «Б» хәрефенә башланган Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә кебек районнар бар.

– Соңгы елларда башкорт галимнәре шушы Ык буе районнарында яшәүче халыкны башкорт итеп күрсәтмәкче була. Сез ул авылларда яшәүчеләрнең татар икәнлекләрен нигезли аласызмы?

– Актанышта шушы көннәрдә генә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән «Татары Уфимского уезда» дигән китапны мисал итеп китерергә мөмкин. Анда бу мәсьәләгә шактый төпле итеп нокта куелган. Монда әле тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Хәзер аларны башкорт итеп күрсәтергә тырышу – бик мәзәк хәл ул. Чөнки ул авылларда яшәүче кешеләр үзләрен татар итеп хис итә. Аларны беркем дә көчләп татар итеп яздырмаган. Ярый, аларның кайбер бабалары кайдагыдыр документта «башкорт» дип искә алынган, ди. Ләкин без аны бүгенге хәлгә ничек бәйлик?! Кайчангыдыр борынгы бабаларым һун булганга карап, мин бүген үземне «һун» дип языйммы?! Безнең Гыйләҗевләр нәселе тамырлары Сарман районыннан. Менә башкорт дусларыбыз безнең нәселне үзләренең кайбер басмаларында байлар кабиләсенә каратса да, мин үземне татар дип исәплим. Әтием Аяз Гыйләҗев та үзен татар дип исәпләде. Әле аның җәмәгатьчелеккә яхшы мәгълүм булган «татар кодексы» да дөнья күрде. Шулай булгач, без Аяз Гыйләҗевны башкорт дип әйтә алабызмы? Бу бит – кәмит, күз буяу! Болай эшләргә ярамый. Кеше үзен кем дип хис итә, хәзерге көндә кем дип күрә, аны шулай язарга кирәк.

Башкортстанда яшәүче татарларны хәзер куркыталар, төрлечә басым ясыйлар. Бәлкем турыдан-туры басым да түгелдер, әмма таныйк: басым бара бит. Башкортстанда булганда милләттәшләрем белән очрашканда нык гаҗәпләндем һәм борчылдым: кайберәүләрнең үзләрен татар итеп ачыктан- ачык белдерергә йөрәкләре җитми! Алар куркалар! Шундый хәлгә калганнар… Курку хисенә, реаль куркытуга таянып милли үзаңны үстерергә ярамый бит, җәмәгать! Бу бит инде – кыргыйлык! Башкорт булып язылсаң, имеш, карьера мөмкинчелекләрең киңәя яки нинди дә булса башка дивидендлар ала аласың… Имеш, кире кайту! Имеш, бик зур эш башкаралар. Мәдәни агарту, дип аңлата алар бу омтылышларын. Кеше үзен бүген ничек хис итә, кем дип таный, шулай язарга кирәк. Заманында үзләрен татар итеп язганнар икән, Татарстаннан Башкортстанга барып, аларны мәҗбүр итеп, «татар» дип язмаганнар ич. Егерменче йөз дәвамында, җанисәп алганда кеше үзен «татар» итеп яздырган икән, димәк, аның үзаңында бар бу төшенчә, күзаллау. Шулай булгач, нигә хәзер килеп, сез шул кабиләдән, шул ырудан дип әйтәләр?! Әйтик, Пушкинның бабасы эфиоп булса да, ул бит эфиоп шагыйре түгел. Әйдә, Эфиопиядән килсеннәр дә, урысча язса да, аның бабасы эфиоп, димәк, ул да эфиоп дип игълан итсеннәр. Җәмәгать, бу бит – инде кичәге көн, бу бит мәсхәрә!

– Әле Көнбатыш Башкортстанда яшәүче татарларның телен башкорт теленең бер диалекты дип игълан иттеләр.

– Монысы инде бөтенләй коточкыч! Дөрес, моңа телчеләр ныклап җавап бирергә тиештер. Гомумән, татар телен башкорт теленең диалекты итеп игълан итү бер кысага да сыймый.

Форсаттан файдаланып тагын бер нәрсәгә игътибар итәсем килә. Соңгы вакытта татар-башкорт араларында кытыршылыклар артып китте. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә кайнар дискуссия бара. Кайвакыт ул дискуссия чын-чынлап әдәпсез формалар ала. Бу мине бик борчый, чөнки мондый каршылык бер кем өчен дә файдалы түгел. Татар белән башкортны тарихта берләштергән яки якынайткан фактлар эзләү урынына ике яктан да без күбрәк гаепләүләр, хәтта мыскыллауларны еш ишетәбез. Ә бәлки безгә бер өстәл янына утырып, тыныч кына борчыган барлык мәсьәләләр турында сөйләшеп алыргадар? Комплексларсыз, мыскыллауларсыз. Әйдәгез, бераз туктап, аек акыл белән уйлашып алыйк әле – ике тугандаш халыкның шундый хәлгә калуы татар белән башкортка кирәкме?

 

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү