Татарстанда тагын 245 кешедә Covid-19 расланган

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 245 яңа очрагы расланган, 35 авыруга госпитализация кирәк булган. Шулай ук зарарланучылар арасында 17 балигъ булмаган бала бар, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Коронавирусны йоктыручылар Татарстанның 32 районында теркәлгән. Исемлекнең башында Казан (91 авыру), Әлмәт (21 очрак) һәм Яшел Үзән районнары (20 очрак) тора.

Татарстанда пандемия вакытында 141 862 коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган. 135 732 пациент сәламәтләнгән.

2 514 255 кеше вакцинация ясаткан, 2 миллионга якын кеше вакцинаның икенче компоненты белән прививка кадаткан. 291 846 татарстанлы ревакцинация үткән.

 


Фикер өстәү