38 ел буе пешекче булып эшләүче Дилбәр Гаязова: «Борай бәлеше — Кукмараның йөзек кашы!»

Кукмара элеваторында пешекче булып эшләүче Дилбәр Гаязова 38 ел буе аш-су өлкәсендә хезмәт куя. Әлеге ашханәдә эшләвенә сигез ел булган. Ул борай бәлешен Россиягә таныткан кеше икән.

–  Саба кызы мин. Кукмара егетенә кияүгә чыктым. Шуннан бирле гел ризык әзерләүдә инде, – ди Дилбәр Гаязова. – Җитәкчелеккә рәхмәт. Алар ашханәдәге бәяләрне арттырмый. Максатлары – акча эшләү түгел, халыкны тәмле итеп ашату. Көненә 800ләп кеше керә безгә. Ашханәдә барлыгы биш кеше эшлибез. Кызларның барысы да бик уңган. Иртәнге 8дә эшли башлыйбыз. 10га кадәр чәй эчәргә керүчеләр бик күп. Аларга өчпочмак белән коймакны җиткереп булмый. Мич коймагын дүшәмбе көнне – өч йөзне, җомга – биш йөз, калган көннәрне 400не пешерәләр.

Дилбәр ханым аш һәм икенче ризыкларны әзерли икән. Борай ярмасын аның кебек оста пешерүче юк, диделәр. Без дә борай пешерү серләрен белештек.

– 2022 елда район Сабан туенда авырлыгы – 199 килограмм, диаметры 150 сантиметр булган итле борай бәлеше, 2023 елда борай боткасы пешереп, Россиянең Гиннесслар китабына кердек. Борай бәлешен элек-электән әби-бабайлар пешергән. Кукмараның йөзек кашы ул! – ди Дилбәр ханым.

Пешерү серләре

*Ботка пешерү өчен борайның ярдырылганы кирәк. Аны суга салып, сүрән утта  2 сәгать чамасы пешерәсе. Пешеп чыккач кына тоз һәм шикәр комы салып, сыер мае кушып, ботканы өлгертәсең.

* Борай бәлеше өчен ярманың ярдырылмаганы кирәк. Аны бер көн алдан пешереп куйсаң, яхшы. Бәлеш ярмасын да сүрән утта бик озак пешерергә кирәк.

*Бәлешкә дигән борайны, пешкәч сүндереп, суында тотарга киңәш итәм. Ярма таралып тора торган булачак. Аннары инде шул ярмага каз һәм сыер итен турап саласы гына кала.

*Эчлеккә суганны саргылт төскә кергәнче кыздырасы, тәменчә тоз өстисе. Борай бәлеше камыры ит бәлешенеке кебек үк ясала.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү